Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
9 март 2021, 13:14

Бала – кибеттәге торт түгел

Яңа Бишендедә яшәүче гаилә үз канаты астына алты баланы сыендырган

Сәгадәт Морат кызы Джураева (каһарман үтенече буенча исем-шәрифләре үзгәртелде) бер түбә астында яшәгән балаларның тәрбиягә алынганына басым ясаганны яратмый.
— Үзем тапмасам да, алар минеке, – дип аңлата ул моны. Үзе табып үстергән ике бала хәзер зур инде. Балигъ булмаган биш бала – уллыкка алынган, берсе – гаиләгә тәрбиягә урнаштырылган.
Джураевларның кече, ун яшьлек улы әлегә тәрбиягә генә билгеләнгән. Әмма бу гаилә өчен күнегелгән эш. Анда барып эләккән һәр бала тәүге елда тәрбиягә тәгаенләнә. Аннары Сәгадәт уллыкка яисә кызлыкка алу документларын рәсмиләштерә.
— Беренче чиратта бу алар безнең белән яшәп карап, безне әти-әнисе буларак кабул итүен аңлау өчен кирәк, – дип аңлата ханым. – Алар да сайларга хаклы. Миңа килгәндә, баланы үземә алганмын икән – ул минеке. “Ошый-ошамый” дип уйланып тора алмыйсың. Бала – кибеттәге торт түгел. Үзебез тудырган баланы, ачуны чыгарсалар да, балалар йортына тапшыра алмыйбыз ич. Бу очракта да шулай.
Гаиләсе Туймазы районына 2004 елда Үзбәкстаннан күчеп килә.
— Балаларым милләте буенча яртылаш татар. Анда аларга көн күрсәтмәгән булырлар иде, – дип аңлатты Сәгадәт Морад кызы күчеп кайту сәбәбен.
Ул вакытта тормышлары икегә бүленә. Беренчесендә ханымның иркен торагы, күпсанлы туганнары һәм дәрәҗәле вазифасы (район финанс бүлеге начальнигы урынбасары) кала. Яңа тормышта – яраткан ире һәм бәләкәй ике улы. Ир белән хатынны бу ил кешесе булмау сәбәпле белгечлеге буенча эшкә алмыйлар. Икесе дә югары белемле булса да: хатыны – икътисадчы, ире – товар белгече. Джураевлар кул кушырып утырмый. Башта Гафуровта туганнарында урнаша, дүрт куллап теплицада эшли башлый. Аннары Сәгадәт Морад кызы ит комбинатына сарымсак тазарту цехына урнаша. Берничә тырнакны тазартуның да нинди күңелле эш икәнен хуҗабикәләр яхшы белә. Сәгадәт исә көн саен 56 килограмм тазарта. Өйдән иртәнге биштә чыгып китә, төнге уникедә генә кайтып керә. Бераз черем итеп ала – һәм янә шулай ук кабатлана.
— Өйгә кайтам да, караватка егылам. Улларым: “Әни, бераз капкалап ал инде!” – дип үтенә. Минем исә күземне ачарлык та хәл юк, – дип хәтерли ханым.
Соңрак ул башка, өенә якынрак эшкә күчә. Цехлардагы чисталыкны саклый. Гражданлык алгач, кибеткә баш бухгалтер ярдәмчесе булып урнаша.
2008 елда гаилә башлыгы пластик тәрәзәләр монтажлаучы предприятиенең төбәк вәкиле булып урнаша. Шушы ук юнәлештә үзенең шәхси предприятиесен ача. Биредә хатынының саннар белән эшли белүе ярап куя. Шул вакыттан ир белән хатын бергә эшли.
Читайте нас: