Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
5 март 2021, 18:29

Кулыбыздан килә, димәк, ярдәм итәбез

2011 елда Ринат Шәйдуллин “РиаПласт” компаниясенә нигез сала. Шушы еллар дәвамында Төмәнәк авыл советына химая ярдәме күрсәтә ул.

Былтыр гына да компания авыл советы ихтыяҗларына кимендә 400 мең сум акча күчергән. Бу акча ярдәмендә авыл мәктәбенә интерактив җиһаз сатып алынган, балалар бакчасында заманча уен мәйданчыгы корылган, мәчеттә видеокамера пәйда булган.
— Мин Туймазыда тудым, биредә гомер буе бабам, Бөек Ватан сугышы яугире, колхоз рәисе Зәйнулла Шәйдуллин яшәде, – ди Ринат Марат улы. – Берничә ел Төмәнәк авыл советы депутаты булдым, шуңа күрә мондагы мәсьәләләр яхшы таныш миңа. Акча барлыкка килде, нигә ярдәм итмәскә? Авылның төзекләнүен күреп, күңел шатлана. Предприятие дә үз йөзен билгели – башкаларга ярдәм итә алабыз икән, димәк, аякта нык басып торабыз.
Пандемия вакытында “РиаПласт” компаниясе хәйрия эшчәнлеген тагын да киңәйткән. Хуҗа «РиаПласт»та теккән медицина битлекләре, мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары өләшкән. Чыгымнарның бу өлеше эшкуар өчен гадәтигә әверелгән инде. Мәсәлән, 8 Мартка ул ишле һәм инвалид-бала тәрбияләгән гаиләләргә бүләкләр өләшергә җыена.
Читайте нас: