Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
5 март 2021, 18:26

Башкортстанда “Атайсал” проекты эшли башлады

Башкортстанда һәм аннан тыш та байтак уңышлы кеше гомер кичерә – алар чыгышы белән бәләкәй авыл яки шәһәрләрдән

Еш кына бу кешеләр күңел халәте буенча һәм мөмкинлекләреннән чыгып, кече ватанына агымдагы мәшәкатьләрен хәл итәргә булыша. Үз авылына ярдәм итәргә теләгән, әмма моны ничек эшләргә белмәгән кешеләр бар.
Шундый кешеләр өчен республикада “Атайсал” проекты сәхифәсе эшли башлады. Әгәр проектта катнашырга теләсәгез, сәхифәдә теркәлергә, якташларыгызны кызыксындырачак фикер-тәкъдимегезне кыскача белдерергә кирәк.
Тәкъдимегез җитди булса, сезгә авыл советыннан шалтыратачак-лар, кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген әйтәчәкләр. Сәхифә бу тәкъдимне автомат рәвештә анык торак үзәге җитәкчеләренә җиткерә, аннары шәһәр яки авыл хакимияте әлеге проектка ни рәвешле ярдәм итәчәген хәл итә. Мәсәлән, сез балалар мәйданчыгы корырга телисез һәм бу шундук җир мәсьәләсенә барып төртеләчәк: бәлки, бу берәрсенең биләмәседер, моннан көн саен көтү йөри, бер елдан соң газүткәргеч салыначак, барысын да сүтәргә туры киләчәк. Яисә мәктәпкә баскетбол туплары һәм кәрзин сатып алырга телисез, ә аларга исә футбол тубы кирәк. Моның ише мәсьәләләрдә асылда төбәк түрәләре хәбәрдар, менә алар шөгыльләнсен дә.
Фәкать бер миллион сум бүләргә кирәк дигән сүз түгел бу, акча бик аз күләмдә дә булала, әмма эшнең игелеклелеген һәм кирәклеген җуймый. Сезгә өч юл тәкъдим ителә:
Беренчесе. Район өчен әһәмиятле проектка кулдан килгәнчә ярдәм итү. Мәсәлән, авыл советы зиратны төзекләндерә, аларга ярдәм максатында 10 мең сум күчерә аласыз.
Икенчесе. Башка якташларыгыз белән берләшеп, бер мәсьәләне хәл итәргә була. Кешеләр дә кушылачак.
Өченчесе. Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасына кушылырга һәм үз өлешегезне кертергә.
Фото: tour102.r
Читайте нас: