Күптән түгел аны Русия кластерлар һәм технопарклар берлеге директоры Андрей Шпиленко бәяләде. Проект Башкортстанның гына түгел, Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан җитештерүчеләрен дә берләштерә алачак дип билгеләде ул. Шул ук вакытта безнең республика төбәкара кластер үзәгенә әвереләчәк.
Проект белән Уфа, Бәләбәй, Салават, Белорет, Магнитогорск һәм Яшел Үзән предприятиеләре кызыксына башлаган инде.
Туймазыдагы “Корона” ортопедия матраслары җитештерү фабрикасы баш директоры Рамил Мәмлиев булачак мебель кластерының сәнәгать цехларын төзүгә 200 миллион сумлап акча салырга җыена.