Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Ясно
События и факты
4 Марта 2021, 08:17

Түбәнкүл һәм Чулпан төбәкләреннән карны яңа махсус техника ярдәмендә чыгаралар

Мавыктыргыч күренеш: картөягеч үзенең “тәпиләре” белән карны эләктерә, транспортёр тасмасы буйлап өскә күтәрә, аннары үзбушаткыч машина кузовына сала. Нибары дүрт минутта машина әрҗәсе шыплап тула.

ршәмбе көнне Түбәнкүлнең Фестиваль урамында күптән түгел “Сириус” шәхси предприятиесендә пәйда булган махсус техниканы сынап карадылар.
— Юл буйларындагы кыш буе тупланган кар көртләре боз белән капланган, аларга хәтта махсус техниканың да теше үтми, – ди “Сириус” идарәчесе Эльнар Нәфыйков. – Шуңа күрә башта автогрейдер җибәрәбез, ул юл буендагы кантарларны эттерә. Безнең яңа машина аларны вата һәм һәм йөк машинасына төйи. Киләсе елга бу нечкәлекне искә алачакбыз – кар яву белән картөягечне эшкә кушачакбыз. Автомобиль юллары буендагы кар көртләреннән дә арыначакбыз, юлны җыештыру нәтиҗәлерәк тә булачак.
Бүген юл һәм тротуарларны чистарту белән 14 махсус машина шөгыльләнә.
— Булган бөтен техниканы кулланырга тырышабыз, – дип дәвам итә Нәфыйков. – Мәсәлән, кар көрәү өчен тәгаенләнмәгәненә асылма җиһаз беркетәбез. Бораулау машиналарына алдан эттергеч беркеттек. Хәзер алар карлы юллардан үтеп, аларны кардан арчый. Җәй көне “юдыручы тузан суырткыч” сыйфатында кулланылган зур булмаган ике машинаның берсенә асылмалы карчәчкеч тагылды. Машиналарның икенчесе тротуарларны тазарта. Һәм җәяүлеләр сукмакларына, Чулпан һәм Түбәнкүл төбәкләрендәге автобус маршруты юлына, тукталыш күшекләре янындагы мәйданчыкларга мәрмәр валчыгы сибә. Валчыкны Свердлов өлкәсеннән алып кайтабыз. Ул ком-тоз катнашмасыннан өчләтә кыйммәтрәк, әмма әйләнә-тирә мохит өчен хәвефсез. Очлы ташлар бозга ябыша һәм аяк киеме, машина тәгәрмәчләрен таюдан саклый. Бу чорда 130 тонна мәрмәр валчыгы кулландык, язга, бозлавык башлангач, тагын сатып алачакбыз.
Читайте нас