Виталий Казаков бервакытта да суднолар эшләү тармагында хезмәт салмаган, әмма аны кораб ясаучы дисәк тә ялгышмабыз. Байтак еллар элек дан казанган һәм яшь буын хәтерендә мәңге калган суднолар күчермәсен тергезә ул. Ул ясаган үрнәкләрдән күзне алып булмый. Чөнки аның иң вак һәм беренче карашка әһәмиятсез өлешләре дә төп нөсхәсенә тәңгәл килә. Төрле чорлардагы танылган кораблар күчермәсеннән үзенчәлекле тупланма да, остаханә дә гади биш катлы йортта урнашкан.
— Һәр чорның – үз корабы, аны шул дәвернең иң акыллы башлары – инженерлары җитештергән, – ди оста. – Моны да исәпкә алырга туры килә, чөнки мин архитектура һәм сәнгать чынбарлыгын сакларга тырышам.
Виталий Анатолиевич бәләкәй генә беренче җилкәнле корабын 1968 елда ясаган. Аңа 11 яшь булган. Туганнары малайга туган көненә судно моделе җыелмасы бүләк иткән, һәм ул бөтен буш вакытын аны җыюга багышлаган. Нәкъ сурәттәгечә килеп чыккан.
...Дүрт ел элек Казаков пенсиягә чыккан. Хатыны Любовь Георгиевна беренче пенсиясенә истәлеккә калырлык үзенчәлекле әйбер сатып алырга тәкъдим итә. Нәрсә ала дип уйлыйсыз? “Двенадцать апостолов” линкорын әзерләү өчен материаллар һәм әдәбият!
Оста данлыклы рус флотилиясе күчермәсен төзүне киль һәм судно корпусының аркылы борысы – шпангоуттан башлый. Палубаларны беркетә, “скелет”ын юка, җиңел такталар белән тышлый. Рангоут, мачталар урнаштыра, такелаж суза.
Бау-арканнарны үзе эшләгән җиһаз ярдәмендә өч җепне бергә үреп ясый. Виталий Анатолиевич такелаж әзерләү, бауларны 200 ел элек ничек сузсалар, шулай дөрес сузу иң катлаулысы булуын яшерми.
Остага модельләрне сатуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр булган. Әмма балачак хыялы сатыламы соң? Ул итагатьле генә баш тарта һәм янә хыяллана. Хәзер «Меркурий» – рус флотының 18 пушкалы бригы турында.