“Ата каз” җыры икенче дәрәҗә лауреат дип танылган һәм диплом, 100 мең сумлык сертификатка лаек булган.
Бу бәйге Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Р. Ваһапов исемендәге ТР татар мәдәнияте җәмәгать фонды тарафыннан оештырылган. Аның максаты – татар җыры жанрында яңа репертуар иҗат итү, эзләү һәм аны данлау. Проект Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла.
Җиңүчеләр “Иң яхшы татар җыры”, “Балалар өчен иң яхшы җыр”, “Иң яхшы аранжировка” бүлекләрендә билгеләнгән, барлыгы өч бүлек буенча 347 эш (!) тәкъдим ителгән. Катнашучылар исәбендә илебезнең татарлар яшәгән төбәкләреннән килгән шагыйрь һәм композиторлардан кала, Швеция, Чехия, Италия вәкилләре дә булган.
Афәрин, Альбина ханым! Сезгә һәм тәрбияләнүчеләрегезгә яңа иҗади уңышлар телибез.
Фотолар һәм видео Альбина Имаеваның "ВКонтакте"да сәхифәсеннән алынды.