Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
События и факты
3 Марта 2021, 11:17

Туймазыда кыз бала янган йорт тәрәзәсеннән сикергән

Бүген иртән Туймазыда Полевая урамындагы йортка ут капкан

Төтен тәэсирендә эшли башлаган янгын кисәткече тавышын ишетеп, җиде яшьлек кыз тәрәзә аша үзаллы урамга чыга алган.

Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын йорт алгы бүлмәдә чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә кызның әти-әнисе өйдә булган. Коткаручылар аларга чыгарга ярдәм иткән. Һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.

Әйтергә кирәк, янгын кисәткечләр республиканың йөзләгән кешесенең гомерен саклап калды. Берничә атна элек шушы прибор Иске Балтач авылындагы өч кешене янгын турында кисәткән. Нәтиҗәдә алар янгынны чыккан мәлдә үк күреп калып, үзаллы сүндерә алган.

Туймазы районы авыл биләмәләрендә янгын кисәткечләре урнаштыру, торак-кураларны тикшерү буенча зур эш башкарыла.

Читайте нас