Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Дождь
События и факты
3 Марта 2021, 07:51

Туймазы укучылары нәрсә ашый?

“Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы!” бердәм республика ачык ишекләр көне узды

Бу көнне гәзит хәбәрчесе укучыларның ата-аналары белән бергә мәктәптәге ризыкларны тәмләп карарга барды. Туклану сыйфаты 1нче гимназиядә һәм Туймазы 1нче мәктәбендә тикшерелде – шәһәрнең иң яшь һәм иң борынгы уку йортларында тукталдылар.
Бу көнне балаларга кәбестә салаты, сыер ите белән пылау, сөтле, шикәрле чәй, бодай икмәге тәкъдим ителде. Гимназия директоры Румил Әюпов аңлатуынча, ашханәләргә тулы кыйммәтле бердәм меню Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бөтен атнага расланып килә. Шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучылары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар түләүсез туклана, уртанчы һәм өлкән сыйныфлар төшке аш өчен көненә 55 сум түли.
Журналистларга азык блогы бинасына да күз салырга рөхсәт иттеләр. Гимназия күптән түгел төзелгән, шуңа күрә ул барлык заманча таләп һәм нормативларга җавап бирә. Биредә савыт-саба юу бүлеге, суыткычлар, ит-балык, он, яшелчә цехлары урнашкан. Бар җирдә тәртип һәм чисталык. Ашханә буйлап танышып йөргән арада башлангыч сыйныф укучылары ашарга керде. Алларына куелган ризыкны балалар бик тәмләп ашады.
Шул ук көнне ата-аналар комитеты 1нче мәктәп ашханәсенә сугылды һәм ризыклардан авыз итте. Ремонттан соң танырлык та түгел белем учагын: яңа өстәлләр, “шахмат” идән, стенада мәзәк сәгать. Директор Игорь Боронников, горурланып, ашханәнең яңа җиһазын күрсәтте.
— Аны ремонтлауга ун миллион сум чамасы китте, – диде ул. – Хәзер күмәч пешерү өчен үзебезнең конвекция миче, парда ризык әзерләү өчен пароконвектомат һәм мәктәп ашханәләре арасында бердәнбер савыт-саба юу машинасы бар. Безнең пешекчеләр мондый шартларда тагын да тәмлерәк әзерли башлады.
Беренче мәктәптә дә меню гимназиядәге кебек иде. Укучылардан ашханә ризыгы ошыймы-юкмы дип кызыксындым.
– Тәмле, әмма шуңа өстәп чипс, пицца яки кыздырылган бәрәңге дә бирсеннәр иде, – дип тәкъдимнәрен яудыра башлады малайлар.
Мин җиңел сулап, мәктәп ашханәсендә туклану дөрес һәм файдалы икән дигән нәтиҗә ясадым.
Читайте нас