Шушы еллар дәвамында мәктәп пешекчеләре суны артезиан коесыннан алды. Әмма ул бик каты иде, куәтле фильтрлар аша үткәрергә туры килде. Моннан тыш, мәктәпкә эчәргә яраклы суны шешәләрдә китерделәр.
Бүген биредә Иске Туймазыдан һәм якындагы биш авылдан ике йөзләп бала белем ала. Укучыларның туклануын оештыру өчен бик күп чиста су кирәк.
Аксакаллар хатирә-ләренә караганда, 1947 елларда авыл советы биләмәсендә нефть чыгару чәмле тормышка ашырылган. Катлам басымын саклау өчен тозлы су кудырганнар, нәтиҗәдә эчәргә яраклы су сыйфаты шундук начарланган. Ул гомуми катылыгы, хлорид һәм коры калдыгы буенча СанПиН таләпләренә җавап бирмәгән. Эчү өчен төбәк халкы суны якындагы чишмәләрдән ташыган. Мунча ягу, бакчага сибү өчен ихаталарында кое казыткан, әмма күпләрнең коесы корыган.
2011 елда бу мәсьәләгә җитди тотынганнар. Башкортстан Республикасының Максатлы җәмәгать программалары фонды аша Бишенде суҗыйгычыннан Горный һәм Иске Туймазы авылларына магистраль сүткәргеч сузуны проектлау һәм төзүне финанслау башланган. Якындагы тау башында су сыешлыклары белән резервуар паркы төзелгән.
Берничә елдан респуб-ликаның анык инвестиция программасы кысаларында Горный һәм Иске Туймазы авылларында суүткәргеч төзелгән. Әйткәндәй, сыйфатлы су иң элек Горныйга килгән. Иске Туймазыда финанслау тукталу сәбәпле, бу эш тоткарланган.
2019 елда республика Иске Туймазы авылы эчендә су торбалары сузуга 65 миллион сумлап акча бүлде. Бу эшкә авылның түбән очыннан керештеләр, чөнки су беренче чиратта балалар бакчасына һәм мәктәпкә килергә тиеш иде. Авыл халкы йортларына су соңрак киләчәк.
— Катлаулы һәм мөһим җәмәгать мәсьәләсен хәл итү тәмамланды диярлек. Кешеләр кул кушырып утырмасаң, иң җитди бурычларны да җиңеп чыгып булуына инанды, – диде Иске Туймазы авыл советы башлыгы Радис Вәлиәхмәтов.