Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Облачно
События и факты
2 Марта 2021, 12:30

Туймазы татар драма театры пандемия чорын ничек үткәргән?

Үз-үзеңне мәҗбүри изоляцияләү дәверен коллектив тамашачы белән онлайн-аралашу өчен кулланган

андемия татар драма театры эшчәнлегендә дә чагылган. Әмма авырлыкларга карамастан, биредә тамашачыны саклап калу өстенә, сәнгать тарафдарлары аудиториясен киңәйткәннәр дә әле.
— Дөресен әйткәндә, пандемия башлангач бераз каушап калдык, – ди мәдәният учагы директоры Руслан Вахитов. – Башта бер-ике атнадан барысы да үз җаена кайтыр дип өметләндек. Әмма вакыт уза торды, без тамашачы алдына чыгалмадык. Безнең төп мәйданчыкка әверелгән җәмәгать челтәрләре ярдәм итте. Флешмоблар оештырдык, концертлар бирдек, туймазылыларны истәлекле вакыйгалар белән котладык. Хәтта балаларга төнгә әкиятләр укыдык. Спектакльләрнең архив язмалары да «хут»ка китте, без аларны «YouTub»та урнаштырдык.
Хәзер залларны 70 процентка тутырырга рөхсәт ителде, без моңа бик шат. Тамашачы белән һәр очрашу безнең өчен чын бәйрәм ул. Ниһаять, гастрольләргә чыга башладык. Көз көне исә Мәскәүгә гастрольгә җыенабыз.
Бүген актёрлар Степан Лобозёровның “Акча белән сурәтләнгән гаилә портреты” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән яңа “Әстәгъфирулла” спектакле өстендә эшли. Аны сәхнәгә театрның баш режиссёры Илнур Муллабаев куя. Премьерадан соң Флорид Бүләковның «Мәхәббәт карагы», Нәҗип Асанбаевның «Чишмә» һәм Илшат Юмагуловның «Мәхәббәт кошлары» өстендә эш башланачак. Быелгы мизгелнең дүрт премьера спектакленең икесе «Бердәм Русия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында дөнья күрәчәк.
Читайте нас