Бәйгедә мактаулы өченче урынны туймазылылар – Әпсәламовлар гаиләсе биләде.
Гаилә башлыгы Рәмзин Рәфкать улы район хакимиятенең мәдәният бүлеген җитәкли. Шул ук вакытта ул курайчы һәм “Хәзинә” ансамбле җитәкчесе буларак та танылган. Тормыш иптәше Динә Рамил кызы – “Родина” мәдәният йорты методисты – район чаралары өчен сценарийлар яза һәм башкорт халык уен коралы – кубызда уйный.
Гаиләдә талантлы балалар үсә. Кызлары Рушана башкортларның борынгы музыка коралы – кыл-кубызда һәм фортепьянода оста уйный. Уллары Юлай белән Заһир фортепьянода уйнаудан кала, курай да тарта.