Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
События и факты
2 Марта 2021, 09:08

“Бабай утары” этнография комплексы Туймазы районыннан читтә дә танылу яулый

Дүрт ел элек Төмәнәктә ачык һавада “Бабай утары” музей комплексы ачылды.

Дүрт ел элек Төмәнәктә ачык һавада “Бабай утары” музей комплексы ачылды. Чын авыл итеп төзелгән комплекс 17-20нче гасырдагы торак йортлар, хуҗалык биналарыннан тора. Эчендәге кирәк-яракларны илебезнең төрле төбәкләреннән китергәннәр бирегә.
Һәр йорт – тоташ дәвер билгесе. Мәсәлән, салам түбәле кысалы-читән йорт 17нче гасырда яшәүче халыкларның көнкүреше турында сөйли. Өйдә мич, төрле савыт-саба һәм эш коралы бар. 18нче гасыр йортының эчке күренеше дә җентекләп уйланылган. Ул сәмән кирпечтән төзелгән. Бирегә килүчеләр бу йортта яшәү шартлары алдагысыннан уңайлырак булуын билгели. 19нчы гасырдагы бүрәнә йорт исә ике бүлмәле. Янәшәдә амбар, алачык, мунча, кое, мәчет, умарталык, кошлар йөзеп йөргән буа бар.
Музей комплексының иң күренекле урыны – һичшиксез, 1870 елда төзелгән җил тегермәне. Аны Башкортстанга Чувашстаннан алып кайтканнар. Мондый кураларны хәзер сирәк очратасың, җитмәсә, эшкә яраклысын.
Этнография комплексын оештыру тәкъдиме – “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнир Галимовныкы.
— Оныклар белән аралашкач туды бу фикер миндә. Без алар белән үткәннәр турында еш әңгәмәләшәбез. Аларга ата-бабаларыбыз, балачагым, кесә телефоны булмаган (телевизор да бар кешедә дә юк) узган гасырда бала-чаганың нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйлим. Салам түбәле өйдә ничек яшәп була икән дип аптырый иде оныкларым. Һәм мин үткәннәрне үз күзләрең белән күрү мөмкинлеге биргән музей оештырырга булдым. “Бабай утары” берәүләрдә хатирәләр яңартса, кемдер өчен ул тарих белән танышу мөмкинлеге, – ди Фәнир Гыйльметдин улы.
«Бабай утары» эшли башлаганнан бирле, биредә йөзләгән мең туймазылы һәм район кунаклары булган. 2018 елда татар тамырлары булган немец журналисты һәм режиссёры Насур Юрушбаев татар язучысы Галимҗан Гыйльмановның «Нигез йорт» хикәясе буенча биредә “Ата йорты” нәфис фильмын төшерә. Әйткәндәй, картинада Туймазы татар дәүләт театры актёрлары да катнаша. “Без бергә” халыкара фестивалендә фильм “Иң уңышлы актёр эше” бүлегендә җиңүче була.
Яңа ел алдыннан “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы җәмгыяте Русия Федерациясе Хөкүмәте грантын – өч миллион сум акча откан. Хуҗалык аңа 1,5 миллион сум үз акчасын кушып, “Бабай утары” комплексын алга табан да үстерергә ниятли. Тюбинглар өчен яңа трассага заказ биргәннәр, кабартылган чаналар, кар генераторы, җәйге балалар лагере өчен чатырлар сатып алуны күздә тоталар. Һәм кешеләр йөртү өчен машина, осталык дәресләре үткәрү өчен ике баскычлы чатыр түбәле павильон. Димәк, “Бабай утары” үсә һәм, бәлки, берничә елдан биредә этнография авылы урынында тоташ шәһәр барлыкка килер.
Читайте нас