Туймазы хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
1 март 2021, 12:03

Мираска теплица

Әтисе улына үз куллары белән байтак еллар дәвамында төзегән заманча теплица хуҗалыгын тапшырган

Ринат Бәдретдинов 20 еллап Әгертамакта теплицада яшелчә үстерә. Шушы дәвердә аның “Века” крестьян хуҗалыгы җәмгыяте утны-суны кичкән. Ике ел элек хуҗалыгын улы Җәмилгә тапшыра ул. Бүген Бәдретдиновлар җиңелдән булмаган икътисади шартларда теплица кәсебен үстерү турында бәян итә.
— Ринат Нәвилович, бүген теплица кәсебенең төп авырлыгы нәрсәдә?
— Аның илебез чикләрен ябуга бәйлелегендә. Хәзер без эшче көчкә кытлык кичерәбез. Газны Төркия һәм Краснодар ягы яшелчәчеләренә караганда икеләтә күбрәк кулланабыз, шуңа күрә алар белән бертигез шартларда була алмыйбыз. Кыярларыбызга сатып алу бәясе исә 10 (!) ел үзгәрми инде. Энергия чыганаклары, чималлар шактый кыйммәтләнсә дә.
— Мондый хәвеф-хәтәрле кәсепне яшь директорга тапшыру куркыныч булмадымы?
— Беренчедән, улымны мәшәкатьләре белән ялгыз калдырмадым, гаилә кәсебе үсешен күз уңында тотам. Икенчедән, ул бурычларга баткан хуҗалыкны түгел, ә яхшы кредит тарихына ия булган ныклы агросәнәгать предприятиесен җитәкләде. Соңгы дүрт елда тоташ алганда 3 гектар мәйданлы барлык 14 теплица да яңартылды.
— Җәмил Ринатович, сез 21 яшегездә “Века” җәмгыяте директоры. Күңел ачасы урынга, көн-төн эшлисез. Тормышыгыз зая үтә дигән уй юкмы?
— Мине төнге клубларга, барларга дәшәләр. Әмма минем тормышка караш башка. 10 елдан артык танылган “Сәфәр”дә биедем һәм Туймазы татар драма театрына мөкиббәнмен. Теләсә кайсы ватыкны төзәтә алу өчен индустрия колледжына махсус сваркачыга укырга кердем. Тора-бара төрле газ җиһазларын, дизель генераторлары корылышын үзаллы өйрәндем. Бүген җылылык системасындагы барлык ватылган-сүтелгән җирләрне үзаллы ремонтлыйм диярлек.
— Хуҗалык нәрсә исәбенә шушы гомер тотрыклы эшләп килә?
— Без үзебезнең хәлдән килмәслек кредитлар алмадык, кул хезмәтен мөмкин кадәр киметтек, кыярның мул уңыш бирүче Бьёрн сортына күчтек. Кыярны июль уртасына кадәр сатабыз, аннары помидор утыртабыз, аны октябрь уртасына кадәр сатуга чыгарабыз. Ягъни, теплица озак вакыт туктап тормый. Быел хәтта Находкага өч фура озаттык. Илебезнең күләмле яшелчә базалары белән чәмле эшлибез. Барнаул, Новосибирск, Хабаровскига томат күп озатылды. Мәскәү һәм Санкт-Петербургка исә тәэминат кимеде, чөнки бу базарны Чечня һәм Краснодардан зур теплицалар биләде. Димәк, яңа хезмәттәшләр эзләячәкбез.
Читайте нас: