Туймазы хәбәрләре
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
События и факты
1 март 2021, 12:11

Аның илһам чыганагы – Карл Маркс һәм сфинкслар

4нче мәктәптә алтынчы сыйныф укучысы Гордей Тиглевның сурәт күргәзмәсе ачылды

Иҗат кешесенә илһам, хыяллар кирәк. Кыскасы, аның бар башлангычларын хуплаучы чыганак. Яшь рәссам Гордей Тиглев өчен бу – әти-әнисе, дуслары йорт хайваннары, туган як табигате һәм... Карл Марксның “Капитал”ы. Дөресрәге, аның китап тышындагы портреты.
Малай бу хезмәтне укымаган, әмма әти-әнисеннән Карл Марксның танылган философ һәм күренекле икътисадчы булуын ишеткән. Хәер, Гордейны “Капитал” авторының тормыш юлы түгел, тышкы кыяфәте җәлеп иткән. Смокинг кигән, сакаллы, чәчләрен шома итеп тараган, киң маңгайлы, ягымлы карашлы һәм елмайган кеше – алтынчы сыйныф укучысының каһарманы еш кына менә шундый. Гордей укыган 4нче мәктәпнең фойесында урнашкан шәхси күргәзмәдә яшь рәссамның картинасыннан 19нчы гасырның күренекле эшлеклеләренең берсе “күз кыса”.
Тиглевның экспозициясе ике дистәләп эшне берләштергән. Шунда ук аның иҗат бәйгеләрендә җиңгән өчен бирелгән грамоталары урнаштырылган. Байтак картиналары йорт хайваннарына багышланган: ике мәче (берсе сфинкс токымлы), ике кавказ овчаркасы, аквариумдагы балыклар, шиншилла бу. Алар барысы да Гордейның өендә яши.
Малай робот техникасы белән дә мавыга. Электр чыбыклары эретеп ябыштыру, электр чылбыры җыю, өлешләрне кушу, роботлар программалаштыру ошый аңа. Гордей киләчәктә үзен видеомонтажчы яисә оператор итеп күрә. Кызыксынып, тормышчан видеороликлар төшерә, монтажлый, аннары «Youtub»та урнаштыра.
— Гордей балачактан тырыш, эзләнүчән иде. Ирем белән аның һәр мавыгуын хупларга тырыштык, – ди малайның әнисе Наталья Леонидовна. – Улыбызның шәхси күргәзмәсен оештырырга тәкъдим иткән мәктәп директоры Рөстәм Салиховка рәхмәтле без. Үсмерләр өчен мондый игътибар әһәмиятле. Берәүләрдә үз-үзеңне бәяләүне үстерсә, бәгъзеләренә үсеш өчен юнәлеш тәкъдим итә ул.
Читайте нас