Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
События и факты
26 Февраля 2021, 10:47

Туймазыдагы «Металлпрофиль» җәмгыятендә яңа җиһаз сатып алганнар

13 ел эшләү дәверендә “Металлпрофиль” җәмгыяте бер кагыйдәгә буйсына – ел саен технология җиһазлары паркын тулыландыра. Менә быел да предприятие профнастил җитештерү линиясенә һәм евроштакетник ясау станогына заказ биргән.

— Сез элек тә шушы продукцияне җитештердегез. Яңа линия сатып алуга нәрсә сәбәпче булды? – дип кызыксындым предприятие җитәкчесе Азат Газизовтан.
— Яңа линия җиһазы безгә НС35 маркалы профнастил җитештерү мөмкинлеге бирәчәк. Ул күпфатирлы йортлар, сәнәгать биналары түбәләрен төзегәндә кулланыла. Шәхси йортлар, хуҗалык биналарында сайрак дулкынлы С 10, С 21 маркаларына өстенлек бирелә.Икенче станокка килгәндә – анда евроштакетник эшләячәкбез. Өстәвенә, әле җитештергәненнән күпкә сыйфатлырак булачак.
— Пандемия эшегезгә йогынты ясадымы?
— Беренче ярты еллыкта продукциябезгә ихтыяж кимеде, икенче ярты еллыкта сизелеп артты.
— Бу үсешнең сәбәпләре нәрсәдә?
— Мәҗбүри ял вакытында кешеләр йортларын һәм хуҗалык биналарын төзүгә күбрәк игътибар бүлде, күрәсең. Өстәвенә, түбә ябу ише эшләрне озакка сузарга ярамый. Шуңа күрә, металлургия предприятиеләре барлыкка килгән йөкләнешне хәтта үти алмый башлады һәм табаклы корыч кытлыгы барлыкка килде.
Эшкуарлар өчен авыр чорда дәүләтнең ярдәмгә килүе сөендерде. Без, мәсәлән, сәүдә вәкилләренә хезмәт хакы түләү өчен өстәмәсез кредит алалдык. Һәм, гомумән алганда, елны сәнәгать күләмен арттыруга ирешеп төгәлләдек.
— Бүген сәнәгатьтә ничә кеше эшли?
— Бездә кырыклап кеше мәшгуль. Тагын сигез вәкилебез бар, шул исәптән башка төбәкләрдә дә. 13 ел эшләү дәверендә без Башкортстанның көнбатышын һәм Татарстанның көнчыгышын “яулауга” ирештек. Хәзер бурычыбыз – шушы базарда тотрыклылык саклау. Үз сәнәгатебез булу безгә бу бурычны хәл итәргә ярдәм итәр дип уйлыйм. Алыпсатарлардан аермалы буларак, без продукциягә иң түбән хак куялабыз.Шул ук вакытта югары көндәшлек сатып алучы өчен дә, үзебез өчен дә кулай булуын аңлыйбыз. Бу безне сыйфатны арттыруга чәмләндерә, бәяләр сәясәтен күздә тотып, арытабан үсәргә ярдәм итә.
Читайте нас