Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
События и факты
25 февраль 2021, 16:29

Кияү Даим Яушев

Гомер дигән тоттырмас затны күпләр, шаулы елга кебек акты да китте, диләр. Минеке җир юлдашы тизлегендәрәк оча бугай

Кайчан гына әле “НАТИ” тракторына тагылган сабан өстендә төнен җир сөреп йөргәндә, җәмигамның клубтан чыгуына, сабаннан төшеп качып, сөргән җирдән чабата киндерәләрен өздергәнче бата-чума, тракторчы Рәсил абзый мескенне төн буена көрәк тотып буразна буеннан, аның уйлавынча, туракланган ит-сөякләремне эзләттереп, авылга чабучы шыр тиле малай идем. Кайчан гына йончыган, олыгайган әти-әнинең хәлләренә кереп, йортыбызның нигез ташы булып калырга, солдатка барырдан элек, ат дулатып туйлар ясап, җәмиганы кәләшлеккә алып, әби түшәгендә аркылы-буй аунап, майлы коймак ашап, күбенгәнче әче бал эчеп, исле мунча кереп йөри торган гамьсез бер егет идем…
“Җәмигам, бәгърем, аккошым, саргаям, сагынам” дип, тагын табигатьнең әллә ниди кошларына, үсемлекләренә тиңләп, көненә өчәр хат язып яткан солдаттагы чаклар… Тырышып хезмәт итеп ялга кайту… җае килеп икенче тапкыр кайту… Бер елда икенче тапкыр авылда күренгәч, кайбер авылдашларның: “Әллә сине, Сәгыйть, армиядән куып кайтаралар инде?” дип шаяртулары… болар бары да кичә булган кебек кенә. Уфадагы кызымның: “Әти-әни, кияүгә чыктым, кайтабыз, каршы алыгыз” дигән телеграммасы килмәсә, әле үткәннәргә борылып карарга вакыт та, исәп тә юк иде. ә борылып карагач, гомерне, чыннан да, җир юлдашы тизлегендә очучы бер затка тиңләдем.
“Бабай”. Утыз тугыз яшь тә тулмаган – бабай булам, имеш. Әллә шаркылдап көләсе, әллә акырып елыйсы? Мин — бабай. әле бит утырган буйдак егетләр иптәшләрчә “Сәгыйть” дип кенә дәшәләр. Бәйрәм, сабантуй чорларында, җиңгәгезне күз яздырсам, кәнишне, кичтән табаннарымны уганчы, яшьләр белән ярышып биеп йөрим. Шуларны уйлап, уч төбедәй шушы кәгазьне кулыма тотып басып тордым да, өнемме-төшемме икәнен ачыклар өчен, чәчемнең бер бөртеген йолкып алдым.
— Нишлисең? — ди хатын. — әллә тилердеңме?
— Юк әле, тилереп бетмәдем, — димен.
— Давай, әзерлән кияү каршыларга, — ди.
— Нәрсәсен әзерлисең, күршегә самовар сорап керәсе юк. Ач газыңны, сал казыңны, кибет ачык, юл такыр, — димен.
Кичке эшләрне бетереп, табын корыр вакытта, ишек ачылып, башта кызымның калын, буйлы шарфка төренгән башы күренде. Аннан соң эре шакмаклы кышкы кепка белән бер көнҗәлә кара йонга төренгән кап-кара йөз күренде. Монысы кодадыр инде дип торсак, башка керүче булмагач, шушы буладыр инде алайса кияү, дип уйладык. Кинодагы, сугышка киткәндә йола буенча хатынын чыбыркы белән ярган чегән Бодулайга охшаган бу кеше кереп баскач, караватта җизни көтеп шым гына утырган биш яшьлек кызым белән төпчек улым:
— Әни, бабай ала, — дип кычкырышып, кровать астына качтылар.
— Әйдәгез, төкле аягыгыз белән, — дип кул суздым.
— Джон — дип, ул да морякларча кизәнеп кулыма сукты.
Кулымның авыртуыннан чак кычкырып җибәрмәдем.
— Күреш кияү белән, — дип хатынга борылсам, ул ачылып калган авызын ябалмый тора икән, оялып кына кул сузды. Джон берне кизәнеп кулына салуы булды, җәмига алланы искә төшереп, кычкырып ук җибәрде. Эчке яктан әни чыкты. Аңа да шул ук “Джон”ны кабатлап, кулына сугарга кизәнүе булды, әни яулыгы белән авызын каплый биреп: “Әллә гүргә якынайгач, мине ирештереп, берәр карт юллап алып кайткан инде”, — дип мыгырданды да ишекне тышкы яктан ябуны артык күрде.
Кыска гына күрешү-танышу церемониясе үткәч, җыелышып олы яктагы табынга кереп утырыштык. әнигә дә төшендердек. Тик балаларны гына кровать астыннан трактор белән дә тартып чыгарырлык түгел иде. җыелышып утыргач, мин — йорт башы, тост әйтеп, берәр чокырны чүкәлттек. Кияү дә, залпом гына йота икән. Ашказанының сыйдырышлылыгы күләмле күренә.
Бәлеш, ит ашый башладык. Джон кулындагы кашыгын әйләндергәләп “Тома, достань вилку”, — дип кызга дәште.
Түрдә утырган әни:
— Килен, сәлфиткә куй кияү алдына, “тама” ди түгелме соң? — дип сүз катып алды. Җәмиганың игьтибарсызлыгы сәбәпле килми калган “вилка”лар да килгәч, теге күтәрелгән бер чокыр “шифалы су” миемнән телемә күчәргә ниятләде. Бернинди кереш сүзсез:
— Китерегез әле паспортларыгызны, — дидем.
Бер-берсенә сәерсенеп карашып торгач, икесе дә паспортларын чыгарып тоттырдылар. җентекләп карадым – язылышканнар.
— Тәк, — мин әйтәм, — кияү кеше әби-бабайга баласы кебек якын була. Әби-бабай да кияүгә әти-әнисе кебек була. Шуңа күрә бүгеннән башлап бирегез Бикбулатов Галимҗан, икенчегез – Бикбулатова Тәлига. Уфагызны белмим, әмма минем йортта Джон-Чжоннар, Тома-Сомалар юк. Милләтегез татар… башка сүзем юк, - дип мәсьәләне кабыргасы белән куйдым. Җәмигам хәтта “Чү, каты бәреләсең” дигәндәй, аягым башына басып ук алды.
…Иртәгәсен кияү мунчадан кайтып кергәч, хатын түгел, үзем дә авызымны ачып калдым. Кем килеп кергән дип торам. Сакал-мыек кырылган, ап-ак түгәрәк матур йөз. үзебезнең җанга якын саф татар телендә:
— Рәхмәт, әби-бабай, мунчагыз өчен, аяк-кулыгыз сызлаусыз булсын, шифалы икән мунчагыз, — дип дәшкәч, түзмәдем:
— Саулыкка, Галимҗан кияү, саулыкка, — дип кочаклап ук алдым.
Тик балалар гына:
— Әти, теге бабай киттеме? – дип теңкәмә тия башладылар.
— Китте, балалар, китте. Монысы инде җизнәгез була, — дидем.
Шулай да башымнан: “Кара булса да, авылның эссе, парлы мунчасы күпләрне агарта, сафландыра, күпләргә шифасы тия” дигән уй йөгереп үтте.
Читайте нас: