Белгечлеге буенча геофизик Артём нефть сервисларының берсендә скважина җиһазларын ремонтлый, Уфада автосалонда машиналар сату буенча менеджер булып эшли, 2019 елның маенда хәрби комиссариатка повестка ала. Әмма ул вакытта сәламәтлек торышы буенча армиягә алмыйлар аны. Көз көне егет хәрби комиссариатка үзе килә, медицина комиссиясе үтә һәм, ниһаять, аны армиягә чакырталар.
— Бүген дә армиядән качып китү очраклары, контрактчыларның яшьләрне кыерсытулары турында ишетәбез. Синең белән мондый хәл булмадымы?
— Төрле хәлләр булды. Күрше бүлектә солдат үз ирке белән самоволкага чыгып киткән, аны табып, хөкемгә тарттырдылар. Контрактчыларга килгәндә, мин хезмәт иткәндә алар безнең белән бергә казармада яшәде. Кайчак үз бурычларының бер өлешен яшьләр иңенә йөкләргә маташты. Әмма алар тарафыннан җитди кыерсыту булмады. Армиядә үзеңне ышанычлы тотарга һәм фәкать командир әмерләрен генә үтәргә кирәк. Устав бозулар күзәтелмәде. Өстәвенә, атнасына ике тапкыр күгәргән, сыдырылган урыннар булу-булмавын тикшереп торалар иде.
Ике ай хезмәт иткәннән соң мине элемтә бригадасына күчерделәр. Күчмә радиостанцияләрне электр белән тәэмин иттем. Өйрәнүләр вакытында фаразланган районга бардык, мин ЗИЛда генераторны кабыздым, аңа катушкадагы электр чыбыгының очын тоташтырдым, аннары йөгерә-йөгерә башка радиостанцияләрне электр энергиясе белән тукландырдым. Гранатомёт, автомат, пистолеттан атулар хәтердә калган. Үз кулларыңда аларның куәтен сизү – гаҗәеп.
Яңа хезмәт урынына килгәч, хәрби квалификацияне раслатасы булыр. Миңа сержант дәрәҗәсе бирәбез диделәр, башта мәҗбүри хезмәткә килүче яшьләр бүлекчәсен ышанып тапшырырлардыр. Беренче ел хезмәт иткәндә хезмәт хакы 30-35 мең сум тәшкил итәчәк. Казармада яшәмәсәм, торак биләгән өчен түләгән 10 мең сумны Оборона министрлыгы ай саен кире кайтарачак. Миңа калса, бу бик яхшы.