Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Облачно
События и факты
25 Февраля 2021, 08:38

Атлам чаңгысында алтын артыннан

Казанда спортның кышкы төрләре буенча Махсус олимпиаданың Бөтенрусия спартакиадасы үтте.

Сәламәтек мөмкинлекләре чикләнгән 600ләп спортчы бозда нәфис шуу, шорт-трек, сноуборд, чаңгы ярышлары, тау чаңгысы һәм атлам чаңгысында ярышты.
Спортчыларның әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып, ярышлар төрле дивизионнарда (лигалар) үткәрелде. Алдынгылар, шулар исәбендә туймазылылар да бар иде, көчләрен беренче дивизионда сынады.
Якташларыбыз – 2нче коррекцияләү интернат-мәктәбе тәрбияләнүчеләре Башкортстан җыелма командасы исәбендә чыгыш ясады һәм атлам чаңгыларында йөгерүдә яхшы нәтиҗәләргә иреште.
17 яшьлек Стелла Шакирова, 200 метр арада җиңү яулап һәм 400 метр арада икенче килеп, киләсе елның Бөтендөнья спартакиадасына сайлап алуны үтте. Аның яшьтәше Алиса Хәкимова 100 һәм 200 метр арада көмеш медаль яулады, Билал Фәйзуллин исә 100 метр арада дүртенче булды һәм 200 метр аралыкта өченче урын яулады. Балаларны 2нче интернат-мәктәпнең физкультура укытучылары Венер Галиуллин һәм Лилия Самсонова күнектерә.
— Атлам чаңгыларында йөгерү – илебез өчен спортның яшь төре, ул Махсус олимпиада программасында гына бар, – ди Лилия Самсонова. – Ярышлар төрле дәрәҗәдә үтә – төбәк ярышларыннан алып, халыкара дәрәҗәгә кадәр. Без аларны ике ел элек кенә өйрәнә башладык. Башта үзебез йөгерергә өйрәндек – Уфага әзерлек үзәгенә барып укып кайттык. Соңыннан укучыларыбызны өйрәттек. Баштагы мәлдә тәрбияләнүчеләребез өченче урыннан югары күтәрелә алмады. Бу юлы көткән өметләребез акланды.
Читайте нас