Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
События и факты
24 Февраля 2021, 13:36

Салкын тидереп чирләмәс өчен нишләргә?

Бүгенге зәмһәрир суык үзәккә үтә. Җылырак киенергә тырышыгыз. Шулай да өшеп кайтып керсәгез, иң элек бал, лимон яки кура җиләк белән кайнар чәй эчегез. Иң отышлы “җылыну эчемлеге” - имбирле чәй. Аның ялкынсынуга каршы тору үзлеге көчле. Аны әз-әз генә итеп уртлап эчегез. Җылынуның ышанычлы күрсәткече – маңгайга тир бәреп чыгу

Аякуларны эссе суга тыгып утырыгыз. Эссе суга тыккач кан аяк табанына төшә. Аякны 8-10 минут эссе (37 градустан 40-45кәчә) суга тыгып утыру җылынырга, борын тыгылу ихтималын киметергә ярдәм итәчәк. Аннары җылы оекбаш киеп куегыз. Аякны эссе суга тыгып утыру мөмкинлеге булмаса, кулларыгызны җылы су астына куегыз. Бу да җылынырга ярдәм итәчәк.
Йокларга ятар алдыннан оекбашка 1-2 чәй калагы гәрчич порошогы салырга була. Ул исә табанны озак вакыт җылытып торырга сәләтле эфир майларына бай.
Фото sun9-75.userapi.com
Читайте нас