Радик Рәхимкулов Әфганстанда 56нчы десант-штурмлау бригадасында хезмәт иткән. 1980 елның апрелендә пленга эләккән, биш ел Пакыстандагы Бадабер ныгытмасында асралган. Пленда иптәшләре белән баш күтәргән һәм шунда һәлак булган. Бу вакыйгалар “Крепость Бадабер” фильмы нигезен тәшкил итә. Егерме еллап якташыбыз хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган. Әмма әнисе Наилә Самат кызы аны көн саен көтеп яшәгән