...2000 елның июнендә Ленар Ибәтуллинга 18 яшь тулгач, ике көннән армиягә алалар. Егет бу вакытта Собханкулдагы 43нче һөнәр училищесын тәмамлап, шофер таныклыгына ия булырга өлгерә, аны автомобиль гаскәрләренә тәгаенлиләр.
Чечняга исә Ставропольдәге “учебка”дан соң эләгә. Тәүге тәэссоратларын әле дә тетрәнеп искә ала Ленар. “Нефть скважиналары ялкынлап янып утыра, күкне кара төтен каплаган. Уңга карасаң, күмергә әйләнгән БТР, сулга карасаң, яңа кабер”, ди ул.
Солдатларны Ханкала шәһәре янындагы палаткаларга урнаштыралар. Эссе, су булмый. Егетләр бик еш дизентерия белән авырый.
Ибәтуллин һәм аның иптәшләре йөк машиналарында кораллы көчләрне, эчке гаскәрләрне корал, азык-төлек белән тәэмин итә. Аларның колонналарын боевиклар бик еш утка тота. Яшь солдатлар башта каушап кала, аннары күнегә. Армиядән Ленар Ибәтуллин сержант дәрәҗәсендә кайта һәм ДЮХИИга эшкә урнаша.
...Аның хезмәттәше Илсур Габдуллинны армиягә 2013 елда алалар һәм ул Дагыстанга эләгә. Туймазылы идарә һәм артиллерия разведкасы батареясында хезмәт итә.
- ДЮХИИ буенча хезмәттәшем Ленар Ибәтуллин кебек, без дә террорчыларга каршы көрәш чараларында еш катнаштык. Кызганычка, бик күп иптәшләремне югалттым. Бик авыр бу, - ди Илсур.
Егетне армия сынаулары чыныктырган. Демобилизациядән соң ул күп юаным йөрмәгән, ДЮХИИга эшк килгән.
- Армиядә хезмәт итү егетләрнең үзенә кирәк, - ди инспекторлар.- Армия үзаллылыкка өйрәтә. Һәм җаваплылык тойгысы тәрбияли, бу һәр егеткә кирәкле сыйфатлар.