- Әти-әни белән кадет сыйныфында укуымны озак уйлаштык, - ди Юлия. - Әти шундук риза булды, әнием (шушы мәктәптә укыта) икеләнеп торды, янәсе, йөкләнеш артачак. Яңа сыйныф Тикшерү комитеты канаты астында ачылачагын белгәч, төпле карарга килдем.
Моннан тыш, кадет сыйныфында уку югары уку йортына кергәндә дә зур терәк булачак. Чөнки киләчәк һөнәремне күптән сайладым – хәрби табиб булырга хыялланам. 11нче сыйныфтан соң Санкт-Петербург хәрби медицина академиясенә йөз тотам.
Юлиянең уй-ниятләре чынга ашар һәм кораллы көчләр сафлары тагын бер гүзәл зат вәкиле белән тулыланыр дигән өметтә калабыз. Уңышлар, Юлия!