Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
События и факты
20 Февраля 2021, 11:51

“Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыятендә булачак сваркачылар белән очрашу үтте

Бүген предприятиеләр квалификацияле кадрларга мохтаҗ. Шул “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш”та Туймазы махсус урта уку йортларында “сваркачы” белгечлеген үзләштерүче егетләр белән очрашу узды.

- Без бүген сезнең өчен гаять мөһим мәсьәләне тикшерәбез, – дип мөрәҗәгать итте студентларга предприятиенең баш директоры Юрий Тюленев. - Берничә ел элек укырга кая барачагыгызны хәл иттегез, бүген исә кая эшкә барырга икән дип уйлыйсыз. Димәк, дистә елга алдан киләчәгегезне кайгыртасыз. Дөрес, һавадагы торна артыннан куып, дәрәҗәле һәм модалы һөнәргә ия булырга мөмкин. Әмма аңа 15-20 елдан соң ихтыяҗ булырмы? Бу белгечлекләрнең бер-ике елдан соң да кирәге чыкмаска мөмкин. Ә завод калачак. Һәм ул сезне һәм гаиләгезне туйдырачак. Бүген эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе кайта. Безгә килегез – үкенмәссез.
Предприятиедә чыннан да үзенчәлекле тәҗрибә кертерлек куәтле мәктәп барлыкка килгән: биредә сваркачылар 5,5 метр диаметрлы, 50 метр озынлыктагы һәм бер блогы 165 тонна авырлыктагы җиһаз әзерләүдә катнаша.
— Бүген бездә сварканың алты төре буенча НАКС системасында аттестация үтәргә мөмкин, – ди предприятиенең баш сваркачысы Венер Архипов. – Бу бик мөһим. Чөнки шәхси эшкуарда аттестация үтсәң, 100 мең сум акчаңны чыгарып салырга кирәк.
Кадрлар бүлеге начальнигы Татьяна Әсмандиярова сүзләренә караганда, бүген предприятиедә 813 кеше эшли. 300ләбе Туймазы индустрия колледжын, 20се агросәнәгать колледжын тәмамлаган. Байтагы арытабан да укырга карар иткән, югары уку йортын кимендә 100 кеше тәмамлаган һәм биредә эшен дәвам иткән. Күбесе хезмәт баскычыннан югары күтәрелгән. Белгечлеге буенча эшләвен дәвам итүчеләр дә төрле бонус һәм ташламаларга исәп тотала. Мәсәлән, унике ел ярым стаж җыйсагыз, пенсиягә алдан чыга алачаксыз.
Очрашу ахырында егетләр алдында индустрия колледжын төрле елларда тәмамлаучылар чыгыш ясады. Хәзер алар заводта хезмәт сала. Электр сваркачысы Рәфис Кадыйров, ОТК мастеры Илнур Имаметдинов, инженер-конструктор Альберт Сәфәргалин, җитештерү буенча баш директор урынбасары Алексей Комаров бу. Алар эше турында бәян итте, сорауларга җавап бирде һәм үзләренең дөрес юл сайлавын яшермәде.
Читайте нас