Берничә ел элек китапханә ихатасына мәче баласы килеп керә. Матур күзле җан иясен бар тирә-як сыйлый. Җәй көне китапханә ишекләре һәрчак ачык була, шуңа күрә мәче дә сак кына кунакка кереп йөри башлый. Башта ишек алдында йок-лый, соңыннан залга үтә, тора-бара төнгелеккә кала башлый.
Китапханә хезмәткәрләре бу назлы һәм шаян мәчегә шулкадәр ияләшә һәм үзләрендә калдырырга карар итә.
Шулай итеп, Люся китапханә мәчесенә әверелә.
Дөньяда кимендә 300 танылган китапханә мәчесе исәпләнә. Менә Люсяны да танытырга уйлыйлар, чөнки нәфислектә аңа тиңнәр юк. Инстаграмда аның сәхифәсен булдыралар, Библюся2017 дигән исем бирәләр. Аккаунтны китапханәнең мәгълүмат бүлеге мөдире Әлфия Җамалетдинова алып бара.
Фотоларда мәче китаплар арасында яки тартмада тәмләп йоклый, я булмаса нәни китап укучыларның тезләрендә йомарланып утыра. Люсяның яраткан уенчыгын күтәреп йөргәне һәм күбәләк куганы тасвирланган кызыклы видео да бар.