Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
События и факты
20 Февраля 2021, 11:58

Эшкуарлар өчен “Ашыгыч ярдәм”

Башкортстанда “Ашыгыч эксперт ярдәме” (СЭП) проекты тормышка ашырыла

БР Дәүләт тышкы икътисад элемтәләре комитеты, төбәк Экспортка ярдәм үзәге һәм Үсеш корпорацияләре вәкилләре эшкуарларга экспортны үстерү һәм аңа ярдәм мәсьәләләрендә консультация үткәрә. Проектның максаты – 2024 елга республиканың экспорт куәтен үстерү, төбәктә экспортчылар санын икеләтә арттыру.
Туймазы – “Ашыгыч ярдәм” килгән дүртенче шәһәр. СЭП вәкилләре предприятиеләрнең көчле һәм сүлпән якларын ачыклый, теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү, ахырда, тышкы базарга тулы куәтенә чыгару өчен дәүләтнең аларга нәрсә белән ярдәм итә алачагын аңларга тырыша. Моның өчен эшкуарлар чек-кәгазьләр тутыра, алар нигезендә компаниянең экспортка чыгу планы һәм дәүләт ярдәме чаралары белән шәхси юл карталары әзерләнәчәк.
СЭП әгъзалары чыннан да саллы ярдәм вәгъдә итә: теге яки бу дәүләт базарына анализ ясаудан алып, контракт төзегәнгә кадәр. Проектта катнашучы эшкуарлар продукциясен тугыз электрон мәйданчыкта урнаштырачак, белгечләрне укытачак, кул астындагыларның сәхифә һәм контрактларын төрле телләргә тәрҗемә итәчәк. Һәм моның өчен бер тиен дә акча алынмаячак, проект федерация һәм төбәк бюджетлары исәбенә финанслана. Ярдәмнең башка төрләре исәбендә ихтимал экспортчының халыкара сертификатлар һәм транспорт чыгымнары рәсмиләштерү, салым кэшбегы алу, кыска вакытта НДС кайтару ише хәрәкәтләренә субсидияләр һәм аларны тиңдәш финанслау да күздә тотыла.
Читайте нас