Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
События и факты
20 Февраля 2021, 08:42

23 февральгә ир-егетләр нинди бүләк көтә?

Ватанны саклаучылар көне алдыннан гүзәл зат вәкилләрен бер сорау борчый: “Нәрсә бүләк итәргә?”

Гадәттә, күпчелек гадәти җыелмага кайтып кала: оекбаш, шампунь, кырыну күбеге, душта коену чарасы... Дөрес, хуҗалыкта кирәкле әйберләр, һәрхәлдә артык булмаячак... Әмма ирләр шул хакта хыялланамы соң? Нинди бүләк алырга теләр иде алар? Шушы сорау белән туймазылыларга мөрәҗәгать иттек. Якташларыбызның җавабы гаҗәпкә калдырды.
Дмитрий, 34 яшь:
— Миңа бернинди дә үзенчәлекле бүләк кирәкми. Иң мөһиме бу көнне хатыным, балаларым янымда булсын. Бәйрәм табыны артында гаилә белән җыелып тыныч кына утырасы килә.
Тимерҗан абый, 68 яшь:
— Хатыным ел да бүләк ясый, кирәкле әйбер генә сатып ала. Әмма мин бу көнне аның бәйрәм уңаеннан салган бәлешен көтәм. Искиткеч тәмле була ул! Аның минем өчен әзерләнгән ризык булуы аеруча күңелле.
Роман, 26 яшь:
— Йөргән кызымнан зур бүләк көтмим, бу минем туган көн түгел ич. Каеш яки перчатка ише гади бүләккә, хәтта оекбашка да шат булачакмын – алар бервакытта да комачауламый. Көн саен киеп йөриячәкмен һәм аны искә алачакмын.
Альмир, 33 яшь:
— Ике нәни кызым бар минем, мин аларның бүләген аеруча көтеп алам – үзләре ясаган открытка яки сурәт бу. Моңа чиксез шатланам, чөнки алар аны мине сөендерү өчен, бар күңелен биреп эшли.
Ильяс, 40 яшь:
— Күптәннән хатыным белән берәр җиргә барырга җыенып йөрим. Мәсәлән, кинога бармаганга йөз ел. Мине берәр фильм карарга, яки, яшьлектәге кебек, икәүләп төнге шәһәр буйлап йөреп кайтырга чакырса иде...
Денис, 23 яшь:
— Минем өчен иң мөһиме – игътибар. Эштән арып кайтып керәм, ә мине кайнар ванна һәм тәмле кичке аш көтә. Аннары бергә сөйләшеп утырабыз. Ирләр бу хакта эндәшми, әмма безгә кайвакыт икәүдән-икәү калып сөйләшү дә җитә.
Михаил, 67 яшь:
— Бәйрәмгә оныкларым белән улым кайтсын иде. Бу чын бәйрәм булачак.
Читайте нас