Аның «Балачак шәһәре” эшен бәяләгәндә тышкы һәм эчке бизәлеше генә түгел, музыка, спорт чаралары, тәрбияләнүчеләр белән үткәрелгән үстерелешле уеннар төрлелеге, бу эшкә ата-аналарны җәлеп итү, муниципалитет чараларында чәмле катнашу дәрәҗәсе дә игътибарга алынган. Туймазы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының бәйгедә беренче генә бүләге түгел бу: узган елларда районның тагын ике балалар бакчасы лаек булган аңа.