Туймазы хәбәрләре
+34 °С
Ясно
События и факты
19 Февраля 2021, 07:00

Күрше төбәкләрдә дуңгызлар авырый

Районның ветеринария табибы дуңгызлар асрауда ветеринария кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искәртте

Илебездә кош кизүе һәм дуңгызларда Африка чумасы уңаеннан хәлләр киеренке. Африка чумасының 31 очрагы теркәлгән, җидесе – күршеләрдә (бишесе Татарстанда, икесе Ырымбур өлкәсендә).
Туймазы районы баш ветеринария табибы Илгиз Насыйбуллин терлекләр хуҗаларын Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 114нче приказы (29.03.2016 ел) белән расланган тудыру, үрчетү, сату максатында дуңгызларны асрауда ветеринария кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында кисәтте. Төп кагыйдәләр:
— дуңгызларны киртәләнгән абзарларда асрарга, иркенгә чыгармаска, кыргый хайваннар (аеруча кабаннар) белән элемтәгә керүгә юл куймаска;
— барлык дуңгызларны арытабан идентификация белән (биркалау, чиплау) дәүләт ветеринария оешмаларында теркәргә;
— ветеринария тикшерүе үтмәгән дуңгызларны ихаталарда чалып, сату һәм эшкәртүне тыярга;
— дуңгызларда Африка чумасы билгеләре ачыкланса яисә алар кинәт кырылса, бу хакта тиз арада дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.
Дуңгыз үләксәсен үзаллы, дәүләт ветеринария хезмәте рөхсәтеннән тыш үтилләштерү, үлгән яисә үтерелгән дуңгызларның итен эшкәртү тыела.
Африка чумасы 56% очракта кыргый кабаннардан, 44% йорт дуңгызлары, дуңгызчылык ризыклары, мал азыгы, кешеләр, транспорт аша йоккан. Шул сәбәпле, кабаннар миграциясенә игътибар итү зарур. Аларны күргән очракта тиз арада аучылык җәмгыятенә, кабан үләксәсенә тап булганда ветеринария станциясенә хәбәр итәргә кирәк.
Туймазылылардан законсыз терлек кайтару очраклары турында безгә хәбәр итүләрен үтенәм. Игълан аша тере дуңгыз сатып алыр алдыннан мотлак дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итү зарур, ул аның килеп чыгышы, имин булмаган төбәкләрдән кайтарылу-кайтарылмавы турында мәгълүмат бирәчәк. Дуңгызчылык ризыкларын (колбаса, ит, ысланган ризык, ярымфабриукатлар һ.б.) сәнәгатьтә эшкәртелгән очракта, кибеттән яисә базардан, дуңгыз итен ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясендә күзәтү үткән очракта гына сатып алырга мөмкин.
Фото: mayaksbor.ru
Читайте нас