Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
События и факты
18 Февраля 2021, 07:47

Ярдәмче-уенчыклар

Туймазы тернәкләндерү үзәгендә яңа дидактика җиһазлары пәйда булган

Туймазы шәһәре тернәкләндерү үзәгенә яңа дидактика җиһазлары кайткан: күчмә уен өстәле, идәнгә куела торган “Шаян шнур” мольберты, “Фоторобот” дидактика уены һәм башка үстерелешле уеннар.
Бүлекчә мөдире Нәфисә Сәлимова сүзләренә караганда, алар кулларның вак моторикасын, күзаллауны, күләмле фикерләүне, игътибарлылыкны, күзәтү-чәнлекне үстерергә ярдәм итә.
Яңа җиһазны “җәмәгать адаптациясе бүлмәсе”ндә урнаштырганнар. Биредә үзәк тәрбияләнүчеләре тормыштагы хәл-ва-кыйгаларны уен рәвешендә кичерә һәм дөрес карар кабул итәргә өйрәнә.
Читайте нас