— Бу автор белән беренче генә тапкыр эшләвебез, югыйсә аның әсәрләрен илебезнең байтак театр-лары сәхнәләштерә, – диде татар драма театрының баш режиссёры Илнур Муллабаев. – Лобозёровның каһарманнары – гади кешеләр. Игелекле, ягымлы, алар безнең арада яши.
Пьеса вакыйгалары гади авыл гаиләсендә бара. Йорт хуҗасына гаять зур акча килә. Бу уңайдан авылда ыгы-зыгы куба. Акчаны урлаудан куркып, бөтен гаилә белән саклыйлар.
Шушы көннәрдә исә Уфада Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Туймазы татар дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясен тәкъдим итте. Башкала тамашачысы спектакльне бик җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде. Иҗади уңышлар сезгә!!!