— Чыннан да 2015 елда Комаров урамында төзелеш алып баручыларның берсе кунакханә төзергә уйлаган иде. Югыйсә, башта төп план буенча бу урында торак йорт төзелергә тиеш булган. Бу мәсьәлә буенча беренче тапкыр халык җыеннары 2009 елда үтте. Закондагы таләпләргә ярашлы рәвештә,моңа кагылышлы мәгълүмат район гәзитендә басылды, - дип җавап бирә бу сорауга шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Рәфис Шәңгәрәев.
24 сентябрьдә якын-тирә йортларда яшәүче кешеләр катнашлыгында янә бер җыелыш үтте, анда тоташ «Солнечный» төбәгенең җентекле планы проектындагы үзгәрешләр тикшерелде. Бу хакта хәбәр алдан шәһәр биләмәсе сәхифәсендә (www.gp-tmz.ru), шулай ук “Туймазы хәбәрләре”ндә (98нче сан, 22 август, 2020 ел) урнаштырылды. 10 катлы йорт төзү планы үзгәрмәде. Төбәктә ресторан яисә кунакханә төзелеше каралмаган.