Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
События и факты
17 Февраля 2021, 06:40

Тротуарлар боз кабык хакимлегендә

Быел кыш көтелмәгән хәлләр белән шаккаттыра

Февраль башында кар эреп, яңгыр яуды, аннары төньяк җилләре исеп, салкыннар килде. Температурадагы кискен үзгәрешләр нәтиҗәсендә эрегән кар боз кантары һәм ялгашка, күлдәвекләр шугалакка әверелде.
Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә хәбәр итүләренчә, ел башыннан егылу нәтиҗәсендә алынган сыну, баш мие селкенү, төрле җәрәхәтләр белән 150 кеше стационарга мөрәҗәгать иткән. Медицина ярдәме сорап, дәваханәләргә килүчеләрне исәпкә алмыйча бу. Җәмәгать челтәрләрендә шәһәр халкының үткәргечләр хезмәтләре эшенә кагылышлы тискәре фикерләре,тайгак юл һәм тротуарлар турында фотолар һәм дәгъвалар күренеп кала.
Туймазыда бозлавыкка каршы ничек көрәшүләрен ачыкларга карар иттек без.
Безнең рейд Луначарский, Мичурин урамнары, Ленин проспектындагы күпфатирлы йорт ихаталарыннан башланды. Үткәргечләр хуҗалыгы эшчәннәре сынатмаган: берничә йорттан кала, һәркайда подъезд төпләре һәм аеруча хәвефле урыннарга ком сибелүен билгеләп үтү зарур.
“Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания”нең техника бүлегендә комны көздән үк әзерләүләрен белдерделәр. Ул йорт подвалларында саклана. Ихата җыештыручыларның бурычы – аны подъездлар, җәяүлеләр сукмаклары, тротуарларга вакытында сибү.
Шәһәрнең үзәк урамнарында сукмаклар хәвеф тудыра. Мичурин урамында тротуарларга бөтенләй ком сибелмәгән. Ленин проспектында тар гына сукмакка мәрмәр валчыгы сипкәннәр. Ул шулкадәр тар, ике кеше очрашса, үтәрлек түгел. Кайбер кибетләргә бару да шактый мәшәкать тудырды. Үзәк мәйдандагы “Магнит” гипермаркеты, Октябрьнең 70 еллыгы урамы 1нче йорттагы кибетләр, Ленин проспектындагы “Лагуна” кибете янында чып-чын шугалак барлыкка килгән. “Версаль” кибете янындагы җәяүлеләр кичүендә безнең күз алдында бер ханым таеп егылды. Комаров урамындагы тротуарларга валчык сибелгән, әмма юлда һәм андагы “зебра”да ул юк.
Кызганычка, кайбер тротуарлар һәм кибетләргә, даруханәләргә, офисларга керү юллары боз әсирлегендә кала. Алардан йөрү хәвефле, сак булыгыз! Һәм уңайлы аяк киеме кияргә тырышыгыз
Читайте нас