Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
События и факты
17 Февраля 2021, 06:37

Республика “ТЗА”га ярдәм итәчәк

Башкортстан башлыгы Радий Хабиров “КАМАЗ” җәмгыяте баш директоры Сергей Когогин белән очрашты

Анда концернның Нефтекама һәм Туймазыдагы бүлендек предприятиеләрен үстерү мәсьәләләре каралды.
— Безнең республика өчен “КАМАЗ” – күптәнге стратегия партнёры. Нефтекама һәм Туймазыдагы заводлар – төбәкнең машина эшләү алдынгылары. 2020 елны, коронавирус пандемиясенә карамастан, алар яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләде, – дип билгеләде Радий Хәбиров. Һәм аларны арытабан үстерү өчен республика бар яклап та ярдәм күрсәтәчәген ассызыклады.
Моннан тыш, төбәк башлыгы Мәгариф, Сәнәгать һәм энергетика министрлыкларына Башкортстанның көнбатыш өлешендәге алмаш-кадрлар мәсьәләсен өйрәнергә, квалификацияле белгечләр укытып чыгару буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Очрашуда “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте баш директоры Сергей Кленько да катнашты.
Фото: sun9-22.userapi.com
Читайте нас