Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Облачно
События и факты
17 Февраля 2021, 07:18

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Авыл егете кыска гына вакыт эчендә биш эшче һөнәр үзләштергән

Илдар Габделхаков Югары Троицкий мәктәбен тәмамлагач, 43нче һөнәр училищесында берьюлы өч белгечлек үзләштерә ул – ташчы, монтажчы һәм сваркачы. Аннары С категорияле шофёр таныклыгы ала. 2001 елда Югары Троицкий урманчылыгына урман ташучы машина шофёры булып урнаша. Армиядә хезмәт иткәннән соң «Туймазыхиммаш»та сваркачы булып эшли башлый. 2007 елда «СОЗАиТ»ка күчә.
— Башта бик авыр булды. Ярты ел утырып ашарга да вакыт булмады, цехта төнгә кадәр кала идем. Ахырда җитәкчеләр миннән сваркачы чыгачагына инанды. Мине Октябрьскийның уку үзәкләренең берсенә җибәрделәр. Анда сварка технологиясен үзләштердем, белемемне камилләштердем. Шуннан соң гына катлаулы биремнәрне ышанып тапшыра башладылар. Атап әйткәндә, электр нефть үлчәү корылмалары әзерләүдә катнашуны.
Дүрт елдан соң мин шәхси келәймә сугу хокукына ия булдым. Бу исә, хезмәт хакы күтәрелүдән тыш, зур җаваплылык та өсти.
Аннары торбаүткәргечләр ябыштырдым, фланец беркеткечләр, эшермә арматурасы җыюда, аларны су ярдәмендә сынауда катнаштым.
Үзем дә сизмәстән, слесарь-җыючы һөнәрен дә үзләштердем. Ике ел элек завод нефть үлчәү корылмалары әзерләүгә зур заказ алды. Эшчеләр җитми иде һәм җитәкчеләр: “Заказны үтәү һәм хезмәт базарында тотрыклы урын биләү өчен укырга кирәк, егетләр”, – диде. Мин янә бер белгечлек алырга каршы түгел идем. Аларның һәркайсы ярап куячак. Чөнки тормышта төрле хәлләр була бит.
Илдарның өлкән улы Руслан әтисе юлыннан киткән. Хәзер ул Туймазы индустрия колледжында сваркачыга укый, «СОЗАиТ»та практика үтә һәм биредә эшкә калырга уйлый. Егеткә бәхет елмайган – әтисе остазына әверелгән.
— Мин аңа завод турында сөйләдем, әмма һөнәрен һәм булачак эш урынын үзе сайлады, – ди Габделхаков. – Бер биремне бергәләп үтәдек тә инде. Улымда тырышлык һәм теләк бар, димәк, аңардан яхшы сваркачы чыгачак.
Читайте нас