Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
События и факты
17 Февраля 2021, 06:56

Дөньялар имин булсын

Туймазы районы гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык обороносы юнәлеше буенча Башкортстанда алдынгыларның берсе дип танылган

Үткән ел йомгаклары буенча безнең муниципалитет ике бәйгедә бүләкле урыннар яулаган, анда гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр юнәлеше буенча эшебез бәяләнде. Югары Бишенде авыл советы “Халыкның тормыш иминлеге хәвефсезлеген тәэмин итү өлкәсендә БРның алдынгы төбәк үзидарәсе оешмасы муниципалитет берлеге” смотр-бәйгесендә җиңде. Гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау идарәсе хезмәткәре Альбина Җәләева республика күләмендәге “Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр тармагының алдынгы белгече” сморт-бәйгесендә өченче урын яулады.
Безнең өчен төп бүләк – районда гадәттән тыш хәлләргә һәм кешеләр үлеменә юл куймау, – дип аңлатты казанышларны ди Туймазы районы гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау идарәсе начальнигы Артур Муллагалиев. – Без янгын хәвефсезлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез. Үткән елның декабрь урталарыннан быелның гыйнвар урталарына кадәр янгын сүндерү хезмәте, авыл советлары вәкилләре белән берлектә без район авыллары буенча янгыннарга каршы көрәш максатында профилактика рейдлары үткәрдек. Ай дәвамында авыл йортларын йөреп чыгып, хәвефле үткәргечләрне, ягып җылыту приборларын барладык. Өч ел инде янгын кисәткечләре урнаштыру эше тормышка ашырыла. Бүгенге көндә кешеләрнең фатир һәм йортларында 8471 прибор урнаштырылды.
Атап үтелгән бәйгеләрдән кала, Туймазы районы бөтенрусия “Минем хәвефсез шәһәр” пилот проектының федерация өлешенә чыкты. Былтыр җәй старт алган проект кысаларында гадәттән тыш хәлләргә аеруча чыдам муниципалитетлар һәм алдынгы хәвефсезлек тәэмин итү тәҗрибәләре билгеләнде.
Читайте нас