Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Дождь
События и факты
15 Февраля 2021, 07:44

Фәрештәнең "Амин" дигәне... Даим ЯУШЕВ (Дәвамы).

“Күп тә калмагандыр, ырудан калсам да булыр иде... арыдым”, - дип йөргән Мәрфуга беренче тапкыр чынлап ире белән ямьсезләште. Балалардан җыйналыбрак ятканда иренең тәкъдимен кире какты

Сәбәбен аңлатты: “Кулымда дүрт айлык бала. Алла хакына, корсагым бер елга булса да буш торсын”. Кире кагылуга күнекмәгән ире: “Бармак ялар урыны бар. Җaн биргәнгә юнь бирер”, ― дип дәлилләп маташты. “Рөхсәт. Тапкан җирдә табын. Риза вә фатиха. Тик мине генә беразга бимазалама...” ― диде хатын. “Ярар алайса, карарбыз...” ― дип мыгырданды Сәетгәрәй, борылып ятканда. Һәм... фәрештәнең амин дигәненә туры килде... Үз хәлен җаны-рухы белән аңлаган Мәрфуга иң тирән ихласлык белән әйткән иде шул.
...Саҗидә эшкә капчыклар ямарга келәтләргә килде. “Ачтан үтермә, мин үлсәм, колхозыңны кем тартып барыр”, дигәч, колхоз рәисе, сыңар куллы Закирҗан абзый, ярты пот арыш онына язу да биргән иде Саҗидәгә. Рәттән шуны да алып кайтасы итте. Закирҗанга кызы яшендәге Саҗидәнең “толлыгы” әлләни түгел, эштә ут, кая куйсаң шунда алдынгы-әйдәп бара белүе, шат йөз, нормада сигезәр йөз көлтә бәйләп, районда рекорд куйганы өчен мәрхәмәт күрсәтте ул.
Келәтләрдә тычкан тишкән, эләгеп умырылган ике дистәләп капчык җыелган икән. Тулысы өчәү генә. Актык чиккә җиткәндә генә тиелә торган һәм печәнчеләргә төшкелеккә аш пешерү өчен сакланган арыш оны ул. Авыр эш атларына тәгаенләнгән ике-өч капчык солы маясы һәм ярты капчыктай тары ята бер почмакта. Каршы якта талкыган сүс өеме.
Сәетгәрәй буш капчыкларны сүс янәшәсенә өеп ташлады. “Онны эшең беткәч үлчәрмен”, ― диде борын астыннан гына. Саҗидә капчыкларын сүс өеменә таратып ташлады.
― Сәетгәрәй абзый, син энәгә җепне тиз саплыйсың, диләр. Мә әле, сапла, ― диде шаяртып Саҗидә, “абзыйсының” сул кулы йомарланып артка караганын белсә дә. Тегесе пинжәгенең капламасына кадап куеп булса да тәки саплады.
― Кулга тоттырмыйлар, изүемә када, ― дип Саҗидә калку күкрәген Сәетгәрәйгә тагын да елыштырды. Муенын куллары белән урап алып, исеннән яздырган ирнең колагына: “Ишекнең эчтән элгече бардыр бит”, ― дип пышылдап, аны ычкындырмый гына ишеккә юнәлде. “...Кабаланма. Мәрфугаттәйгә кирәк миңа да берәү кирәк...” Гомереңдә беренче (hәм соңгысы) булган “кыек, язык гамәлдән” Сәет бик озак айный алмый торды... ә Саҗидә, “онны хәзер үк үлчә” дип, буш капчыгын үлчәү өстенә ташлады. Үлчәү тигезләнгәч тә Саҗидә, капчык авызын ычкындырмыйча, Сәетнең күзенә туры карап торды. “Туар һәр җан үз ризыгы белән дөньяга килер, дигәннәр, Сәет абзый. Сал бер соскыны ― үземнекенә дип сал, жәлләмә”, ― дип каушап калган ирне тагын да калтыратты хатын. ― Кул тоталмый дип тормадың... соскыны гына күтәрер...” Сәетгәрәй ике кило сыешлы соскыны онлы капчыкка тагын бер чумырып алырга мәҗбур булды. Капчыгын күтәреп чыгып барган Саҗидәгә:
― Син, килен, монда башкача килеп йөрмә инде, капчыкларны үзем ямармын. Энәңне калдыр, ― диде. Тегесе борылып, энәсен Сәетнең йөрәк турлап тәненә чәнечтереп, аннан пинжәгенең изүенә тыгып китте. Ир миңгерәгән башын читкә борып торды. Бу “вакыйга” Сәетгәрәйне бик озак тетрәндерде, үкенеп үрсәләндерде. Сүздә уенлы булса да... гамәлдә ― юк иде. Юк-юк, булмады. Булырдай чакта да... Келәтләргә, ындыр табагына эшкә килгән әче телле-шаян хатыннар аны “герой-ата” дип йөртәләр бит. Мәрфугасы күзенә ни йөзе белән күренер дә ятып калган улы рухы каршында ничек акланыр?
Сәетгәрәй хатыны белән кара-каршы утырып ашау түгел, табыннан читләшергә тырышты, соңыннан кереп, аннан-моннан капкалап йөрде. Янәшә йокларга яту турында уйлау да юк. Мәрфуга моны үзенчә, ир-ат үҗәтлеге дип юрады. Икенчедән, бераз сөенде дә кебек: өтек елларда тагын бер җан тумый калачак иде. Иң мөһиме ― ырудан калды бугай. Янәшә яткан ташлар да бер вакыт телгә килә, диләр. Болар ― кешеләр. Хатыны юату-көйләүле сүзен тәмамлагач, Сәет юрган астыннан башын чыгармый гына: “Гомер сантый булдың, тиле булдың”, - дип мыгырдады. Аннан юрганын ачып ыргытты да: “Киңәшең”не тоттым. Фәрештәнең амин дигәненә туры килде... Мин бит... синең өлешне теге Әхмәтҗан килене Саҗидәгә калдырдым...” ― диде. “һи-и, карт. Пүчтәк бу... Мин тагын сине миңа кәҗәләп йөрисең дип йөрим. Бетермә үзеңне чүп өчен. Бер чәчем дә селкенми ― сөендем генә. Аңа да кирәк... Ире ятып калды, сәламәт җан, берләче кызамыктан мантый алмады... Мәрфуга кыска монологын тәмамлагач, Сәетнең тынычланганын күреп: “Мин сиңа моның өчен үземнекеннән озынрак гомер телим”, ― дип кенә өстәде һәм, соңгы сүзләремне урынлы әйттемме дигәндәй, берара телен тешләп ятты. Ә Сәетгәрәй колагын алар ничектер чәнчеп үткәндәй булды.
...Вакыт дигәнең аерым кешеләр язмышы белән исәпләшеп тормыйча үз агышында үтә тора. Яңа язмышлар булдыра. Саҗидәнең улына бер яшь дигәндә Ленинабадта яшәүче әнисенең сеңлесе кайтып алып китте. Юк, авылга сыймаганнан түгел, башкалар сыймаган җиргә дә ул сыярлык иде, “Уйнаштан...” сүзенә дә исе китмәде. “Кемнән?” дип төпченеп баш ватучыларга “таза нәселдән” дип, горурланып җавап бирде. Тик олы авылда Сәетгәрәйгә берәү дә шик төшермәде. Китүенең сәбәбе: өй юнәтә алмавын сизде. Биатасыннан калган, ачлык елдан соң, ничек җитте алай җиткерелгән өй көннән-көн чүкте. Колхозның кырык тугызынчы елда кемгәдер йорт бетереп бирерлек хәле юк иде ― үзе өтәләгән тавык хәлендә. Алда өмет юклык Саҗидәне, баласын күтәреп, түтәенә ияреп, яраткан авылы белән хушлашырга этәрде. Эшкә кереп, бераз ияләшкәч, бер үзбәккә кияүгә тиеп куйды һәм тагын биш балага ана булды Саҗидә.
... Мәрфуга Нәүфәлләргә үз балаларына кергәндәй, ияләшеп һәр көн кереп йөрүен дәвам итте. Карт: “Сантыйланып, гел кешегә браматка йөрмәсәң...” дигәләсә дә. Соңгы ун ел дәвамында ул карчыгын ун минутка да күз яздырып торалмый башлады. Үзе «кавышкан” саен шул “тиле”, “сантый”ны калдырмады. Тегесе: “Бисмилласы шул инде аның” дигән була. Шулай да карты “кантурга” партия взносы түләргә чыгып киткән арада да ярты сәгатькә тоткарланса: “Минекен очратмадыңмы шунда?” - дип үтүчеләрдән сорап калыр иде. Сәетгәрәй ничә ел инде бүсеренә операция ясатмый йөрде.
“Берүзе нишләсен ул. Тегендә баргач үзе бетә ул”, ― диде җавабында. Әмма баштарак сирәгрәк булган “төп мәсьәләдәге” бәхәс соңгы мәлне ешайды. Көн дә чәй табыны артында “мөһим тема” яңарып алды. “Син мине җыештырсаң иде үз кулларың белән...” “Кит, тиле. Ир калдырып, хатын алдан үлә ди мени?! Каян чыккан ул! Сантый. Авызыңнан җил алсын! ..”
“Мин сиңа озынрак гомер теләдем, хәтереңдәме, теге чакта? ..” “Кайчан ул? Сантыйланма...” “Якты дөньяда сине өнәп яшәгәнгә, сине күбрәк тотасым килә...” “Яктысы күзне чагылдыра башлады сиксән биштән соң бу дөньяның. Миннән алда үләргә ризалыгым юк...”
Сүзгә ир-баш булып, Сәетгәрәй нокта куя.
Соңгы керүендә Мәрфуга әби Нәүфәлләрнең зал ягы дип йөртелгән бүлмәләрен дә байкап чыкты. Стенадагы рамга куелган рәсемдә алдына ир бала алып утырган хатынны күргәч, чак кычкырып җибәрмәде ― ниндидер тыйнаклык көче тыеп калды аны. “Бу бит читкә чыгып киткән Әхмәтҗан килене Сажидә! ..”
...Мәрфуга тагын бер елдан соң, әйткән сүзендә торып, карты әйтмешли, “Әҗәлетдин белән блат имит итеп”, сыйлы-матур килеш, балаларына җәфа салмый гына “төп йортка кайтып китте”. Ясин чыгарга киләчәк карчык кергәләгәнче картын ым белан чакырып “бер сүз” әйтеп өлгәште... Сәетгәрәй тагын: “Тиле. Тагын фәрештәнең амин дигәненә туры килде...” дип кенә куйды.
Күп вакытын урамда, яңa төзелешләр тирәсендә, газ торбалары салучылар эшен “күзәтеп”, җирсеп, өендә ямь тапмый, үз өендә берүзе кунып уздырды карчыгыннан калган соңгы бер ел гомерен Сәетгәрәй. Беркем белән сүз алышмады, үз эченә бикләнеп калды карт. Нәүфәлгә генә кырыслыгы калмады. Икәүдән-икәү генә бик озак утырыр булдылар капка төбендә. Яннарына кеше утырса, авызга су каптылар...
...Бабайны, табутны кулга күтәреп, талпына-талпына карчыгы янына алып барганда тугыз баласы да бар иде. Унынчыга... Нәүфәл иярде...
Авылда бабайның Нәүфәлгә әйткән соңгы сүзе һаман йөри әле: “Алласына, шайтанына ышанып яшәмәдем. Ә менә фәрештәсенә ― башым-аягым белән...”
Читайте нас