Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
События и факты
15 Февраля 2021, 08:30

Дөнья чемпионатында беренче тапкыр Башкортстан гимны яңгырады

Мотоузыш буенча 2021 елгы дөнья чемпионатында уфалы Динар Вәлиев алтын яулады. Халыкара мотоциклда узышучылар федерациясе Русия гимнын яңгыратуны тыю сәбәпле, башкорт спортчысының җиңүе уңаеннан беренче тапкыр шушы югарылыкта республика гимны уйнатылды

Ярышларның беренче көнендә Вәлиев өченче генә урында иде. Әмма икенче көнне ул үзен кулга алды һәм өстәмә узышта Тольяттидан килгән көндәшен артта калдырды. Уфалы мотоузыш буенча дөнья чемпионы дәрәҗәсенә лаек булды.
Динар Башкортстанның шушы исемне яулаган алтынчы спортчысы. Спортчы ярышларда дүртенче ел чыгыш ясый. Ул ике тапкыр дөнья чемпионатының бронза иясе булган. Хәзер Кадыров исемендәге спортның техника төрләре үзәгендә шөгыльләнә.
Читайте нас