Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
События и факты
11 Февраля 2021, 07:16

Куркырлык бер сәбәп тә юк

65 яшьтән өлкән туймазылылар чәмле рәвештә коронавируска каршы вакцина ясата

Илебездә 60 яшьтән өлкән кешеләрне вакциналауга язу игълан ителү белән Туймазы дәваханәләренә пенсионерлар агылды. 1нче дәваханәнең прививка кабинеты ишек төбендә коронавируска каршы вакцина ясатырга теләгән олы яшьтәге берничә кешене очраттык.
Михайл Самойлин – элекке педагог, авылда гомер итә. Аны элекке дип әйтергә тел әйләнми, чөнки 72 яшендә дә пандемия башланганчы эшен дәвам иткән. Инфаркт, инсульт кичергән, шуларга шикәр чире өстәлгән. Пандемия башлангач, Михаил Иванович коронавирус йоктыру юньлегә илтмәячәген аңлаган. Шуңа күрә тормыш иптәше белән ел буе катгый үз-үзеңне изоляцияләүдә утырган. Хәтта кибеткә дә чыкмаганнар. Бар кирәк-яракны балалары сатып алып, ишек төбенә китереп киткән.
Районга вакцинаның тәүге партиясе кайту белән, ир-узаман төбәк фельдшерына мөрәҗәгать иткән, ул аларга прививкага чиратка язылырга ярдәм иткән.
— Ковид нәтиҗәсендә берничә туганымны югалттым, югыйсә пандемиягә кадәр сәламәтлекләренә артык зарланганнары булмады. Шуңа күрә хатыным белән прививкага бер куркусыз килдек. Беренче уколдан соң да, икенчесеннән соң да мәшәкать, хәл китү тоймадым. Хатыным гына берничә көн тәне, буыннары сызлауга зарланып йөрде – грипп вакытындагы кебек. Әмма хәзер ул да тәртиптә. Озакламый кире эшкә керешә алачагыма шатмын, – дип уртаклашты Михаил Иванович.
72 яшьлек Ришат Латыйпов кайбер авырулары нәтиҗәсендә шулай ук хәвеф төркеменә керә.
— Сакланганны Ходай саклармын дигән. Коронавирус авыруыннан чак кына булса да саклану чарасы бар икән, вакцина кадатырга кирәк, – дип аңлатты ул прививка ясатуга кагылышлы карарын.
Аның сүзләренә караганда, вакцина кадаткан көнне кичкә температурасы күтәрелгән, буыннарының хәле киткән, озайлы авырулары кузгалгандай тоелган. Әмма өч көннән бу күңелсез күренешләр юкка чыккан.
— Олы яшьтәге күпме кеше прививка ясатуын әйтә алмыйм, андый статистика алып барылмый. Асылда вакциналау өчен төп күрсәтмә – хәвеф төркеменә карау. Беренче чиратта халык белән күп эшләргә мәҗбүр кешеләргә прививка ясыйбыз – табиблар, педагоглар, җәмәгать хезмәткәрләре бу, – дип аңлатты Туймазы үзәк район хастаханәсе эпидемиологы ярдәмчесе Светлана Хәсәнова. – Бүгенге көндә районда 910 кешегә прививка ясалган. Вакциналау биш урында ясала: шәһәрнең ике дәваханәсендә, шулай ук Собханкул, Серафимовка, Канд-
ра хастаханәләрендә.
60 яшьтән узган өлкәннәр өчен аерым киңәш-тәкъдимнәр юк. Аларның кан басымын, температурасын үлчиләр, сораштыру кәгазе тутырталар.
Читайте нас