Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Дождь
События и факты
9 Февраля 2021, 09:10

Артистлар ишәя

Көн туса - яңа хәбәр. Татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары кайсы өйләнә, кайсы бәби таба

Гыйнварда Элвин Грей (Радик Юлъякшин) никах укытса, аның артыннан Зәйнетдин (Заһир Зәйнетдинов) сөйгәненә тәкъдим ясады. Гөлназ Асаева белән Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) Инстаграм-дусларына туры эфирда туйга әзерләнүләрен бәян итте.
Ишәюгә килгәндә инде Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев дүртенчегә ул алып кайтты. Замирә Куприянова кыз бала тапты. Чулпан Йосыпованың да гаиләсе ишәйде – улы туды. Индива да кызлы булды. Ришат Төхфәтуллин да өченчегә абзый булды - сеңлесе Айгөлнең һәм тормыш иптәше Илгиз Бәдретдиновның кызы туды.
Бүген-иртәгә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның гаиләсе ишәергә тора. Алар артыннан ике ул тәрбияләгән Алсу һәм Азат Фазлыевлар өченчегә “декрет”ка җыена. Шулай ук Зинира һәм Ризат Рамазановлар кызларына сеңел яки энекәш бүләк итәргә карар итте. Лилия Хәйруллина да инста-дөньяга үзенең суга бутап какао гына эчеп торуын уртаклашты. Ул да икенчегә әни булырга җыена. Иншалла, карантин файдага булды. Чиратта кем?
Фото yandex.ru
Читайте нас