Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
События и факты
8 Февраля 2021, 08:42

Тарихка мөкиббән

Рамил Сәгыйтов үз йорты подвалында туган як тарихы музее оештырган

Рамил Сәгыйтовны бездә күбрәк торак-үткәргечләр тармагы оешмалары җитәкчесе буларак беләләр. Баксаң, ул йортында туган як тарихы музее булдырган, ядкәрләрне берничә дистә ел туплаган.
Аның йорт музее чыннан да таң калырлык. Шунысы кызык, күргәннәрем барысы да минем балачак хатирәләрен яңартты.
— 20 еллап элек Туймазыдагы бакча биләмәсен калдырырга туры киләчәген аңладым, чөнки бөтен уңышны бурлар алып чыгып китә иде. Зур булмаган авылда иске йорт сатып алып, эргәсендә яңаны күтәрергә карар иттем, – ди Сәгыйтов. – Аны әтинең туган авылында таптым. Яши башлагач, тарихи табылдыклар пәйда булды. Борынгы тәңкәләр иде бу. Иң борынгысы 1875 елда чыгарылган, калганнары – “яшьрәк”, әмма алар да революциягә кадәр чүкелгән.
Шул вакытта Рамил Мөкатдәс улы музей почмагы булдыру уе белән янып яши башлый. Өстәвенә, байтак ядкәре тупланган була. Яшь чактан ук туган якны өйрәнү белән мавыга ул һәм туган төбәге Туймазының үткәне турындагы мәгълүматларны кадерләп саклый. Аларны бер урынга туплар вакыт җитә.
Авыл тимерчелегендә (ул да ихатасында урнашкан) казып чыгарган борынгы эшләнмәләр янәшәсендә әтисе ясаган калай көнкүреш әйберләре урын ала.
60нчы елларда чыгарылган телефон белешмәлеге, кинотеатрга алты тапкыр бару өчен 60 тиенлек абонемент, 90нчы еллардан “Сатып алучы карточкасы” да бар биредә. Кулдан ясалган борынгы комод янында төрле елларда эшләнгән радиоалгычлар, фотоаппарат, кәтүкле магнитофон урнашкан. Бер читтәрәк 42 яшьлек курчак утыра, аны пыяла кефир шешәләре һәм совет чорында каймак сатылган банка «сак-лый». Бер стенада совет медальләре һәм значок-лары коллекциясе урын алган.
Кешедә иске әйберләргә мондый мөнәсәбәт каян килә дисәгез – ул аның өчен иске түгел, заман рухын чагылдыручы кадерле ядкәр.
Калын папкаларда газ эшкәртү заводы коллективы тормышы елъязмасы – иске фотграфияләр һәм документлар саклана. Рамил Мөкатдәс улы аларны хезмәт юлын башлаган предприятиедә эшләгәндә үк туплаган.
Музейда район гәзитенең торак-үткәргечләр хуҗалыгы эшчәнлеге турындагы мәкаләләр басылган саннары да бар. Рамил Мөкатдәс улы бу тармакта ике дистә еллап эшләгән. “Җылылык челтәрләре” директоры урынбасары, торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясе җитәкчесе, “Табигать” предприятиесе җитәкчесе булган. 2012 елда “Инициатива Плюс” идарәче компаниясен оештырган, ул бүген дә Серафимовкада күпфатирлы йортларны хезмәтләндерү белән шөгыльләнә.
Эше һәм йорт музееннан тыш, Сәгыйтовның тагын бер мавыгуы бар – бакчасы. Биш ел элек йорты янындагы сулыкны арендага алган. Аның ярларында берничә йөз төп җимеш һәм декоратив агач-куаклар утырткан. Бу эшен дәвам итмәкче. Иртә яздан кара көзгәчә барлык буш вакытын шунда үткәрә ул.
— Төн җитеп харап була, бакчадан аерылып торырга туры килә, – ди Рамил Мөкатдәс улы. – Йоклап вакыт үткәрәсе килми.
Буага керү әле дә ирек-ле. Бакча хуҗасының ял итүчеләргә бер генә таләбе бар – чүпләмәскә һәм үсентеләрне сындырмаска.
Читайте нас