Туймазы хәбәрләре
+32 °С
Ясно
События и факты
6 Февраля 2021, 09:00

Тугызынчы Даим ЯУШЕВ

(Ахыры)Ходай “кеше” дигән затка― саваплымы, әллә гөнаһлымы - аңламассың ― кавышу-сөешү гамәлендә бу халәтне бирмәве хәерле булыр иде

Бит-күзе күгәреп, тырналып беткән Мәүҗидә Нижние Озеркига буш баракка кайтып, тиз-тиз җыенып, Настяның җиде әберкәле күлмәген киеп (Кәримәнекенә тими, чөнки кайткач тануларыннан курка), такта чемоданга кызларның “артык-мортыгын” салып, Павлово Посадка җәяү сыпырта...
Ә ике Озерки арасындагы Сазлы яланда бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Торфчылар ул көнне эшләмәделәр. Кичкә табан бу олы төркем, авыл халкының чакыруына кушылып, Верхние Озеркига барып бәйрәм итте. Төнне Нижние Озеркида уздырдылар. Иртән кызлар кайбер әйберләренең юклыгын белделәр һәм... Мәүҗидәне искә төшерделәр.
...Октябрь бәйрәме алдыннан Кәримә кайтып керде. Такта чемоданнан тыш капчыгы да бар иде. Авыл халкы тел шартлатты. Күршедән күршегә хәбәр салды: “Кәримә бай кайткан. Барлык апайларына күлмәк-ыштанлык тауар апкайткан. Әнисенә француз яулык...” Чыбык очраклары, тәвәккәл-әрсезрәкләре Кәримәнең хөрмәтчел әнисе ― Тәүзиханың чәеннән, тәм-томыннан авыз итеп кенә калмады, Кәримә апкайткан “байлыкны” үз күзләре белән күрделәр.
Мәүҗидә Кәримәнең кайтканын ишеткәч, туңга сөргән җирдән подшипникларын эретеп, каядыр ― ерак туганнарына утырмага киткән иде.
МТС директоры Кәримәне икенче көнне үк районга чакыртты. Тик, Сәгадәт әби әйтмешли, “кара пычагым да” булмады. Кәримә кулында Сталин башы төшкән Мактау Грамотасы бар иде. Тиеп карагыз!
Кышкылыкка аны салам түбәле өч келәткә мөдир итеп куйдылар.
...Кырык алтының, нәтиҗәсе тарихларга кереп калырлык, хәерсез-коры язы килде. Яз-яз инде. Табигать үзенең хәерсезлеген алдан ук белдерми, кешеләр, өмет капкаларын шарран ачып, бәрәкәт-муллыкка нигез салабыз дип эшли, һәр булмыш көнен-сәгатен хәер-догасы белән изге эшкә, икмәк үстерүгә багышлый.
Чәчкечен посадка буенда ычкындырып калдырып, “ХТЗ“ны сүндерми генә (кабызуы ай-haй авыр!), Мәүҗидә тән яздырып-йөреп алырга булды. “Әмерикән чаганы” артында, аю кочагына килеп эләккәндәй, озын каты кулга килеп эләкте. Мәүҗидә посадканың теге ягында да дөнья барлыгын оныткан булган, күрәсең. Төн караңгылыгыннан оста һәм вакытлы файдаланып калырга ашыгучы Шәрифҗанга мач килде. Ул бу мизгелне кыр эшләре башлангач та сагалап-чамалап йөрде.
Култык астында бала башы кадәрле “кече авыруы” – шеше булган өчен бу олпат-таза егет армиягә алынмады. Сугышка да ярамады. Әмма аның хезмәт армиясе авылда үтте: хатын-кыз, бала-чага иңенә калган колхозның “йөк арбасы” аңа калды. Сул кулын авырлык белән күтәрсә дә иң авыр эшләр аңарда булды. Әле менә тракторын җир башында калдырып, “олы ауга” чыккан Мәүҗидәнең “чек” иткән тавышы да чыкмады.
Әйтерсең ул шушы минутны күптән үзе көтеп йөргән.
― Бер үтенечем генә бар сиңа. Шәрифҗан. Миңа калса, син күпме hәм ничек телисең ― мин синеке...
Эшнең башы болай ук уңай башланыр дип уйламаган Шәрифҗан тиярен алгач: “Алай икә-ә-ән”, - дип, күп мәгьнәле итеп, нәсел үгезедәй, мөгрәп куйды.
― Хәзер үтенечемне тыңла. Авылда иң абруйлы, саллы ир-ат заты син генә. Синдәйләр үлеп калдылар. Бу яклап ― син бәхетле. Көндәшләрең юк. Миңа кайчан теләсәң, шунда өлгәшерсең... Син... син... Кәримәне, талап, боз. Ул әле кыз булырга тиеш.
― Хe, авыр мәсьәлә бирдең чишәргә, ― дип куйды Шәрифҗан.
― Син чишмәс мәсьәлә юк, Шәрифжан.
― Бар, Мәүҗидә. Аңарда башкаларда булмаган ниндидер көч бар. Намусыңны намусы белән тергезә аламы шунда ― аңламыйм мин аны.
― Аңларсың, Шәрифҗан. Мине анладың бит. Ул да шулай булырга тиеш. Йөрмәсен масаеп.
Мәүҗидә Шәрифҗанның тагын бер “йомшак урынын” капшап тапты: ― Сиңа миннән бер битун бал, ― дип өстәде.
... Кәримә Мәүҗидә турында авылда авыз ачып ләм-им сүз катмаган иде. Сораштылар, кызыксындылар. Дус булган булып та ярарга тырыштылар. Сер алырга күпме азаплансалар да “торф маҗарасы” бәреп чыкмады. Кәримә кырыслыкка күчте: “Үзеннән сорагыз!”
Мәүҗидә исә һаман бөтен уңышсызлыкларын Кәримәдән күрде. Ул, Кәримә шунда ук өенә хат язган да мине фашлагандыр, дип уйлады. Колак салып йөрде: үзе турында ул-бу хәбәр таралмаганмы? Юк. Әмма белдермиләр генә, дип йөрде.
Ә эш бөтенләй башкача булды.
Мәүҗидәнең картәтисе түшәктә ята. Явымлы көн булганлыктан кыз да өйдә иде. Төш авышкач, бер аягына нык аксап, ак ыштаннан Габделхак бабай килеп керде. Сәке йөзлегеннән утырды. Дога кылды. Авыру кордашының хәлен сорашты. “Тамагыңа кабасыңмы?” ― дигән булды. Үлгәнче мәзәкчел Мирхәйдәр карт: “Мөмкин булса, ясин тәбәсе авыз иттерер идең, кордаш”, ― диде. Кордашы аның “ясин тәбәсен” авыз итеп, Габделхак картның сәер кыланышына елмаеп ятты. Чөнки ясинчы сүз аралаш “әстәгыфирулла! Бәрәкалла-машалла!” ― дип, ак ыштанлы артын кашып-сыпырып ала. Бакса... сәке йөзлегеннән йөзләгән аксыл корт чыгып, бабайның ак ыштанының тишек-тошыгыннан юл табып, тәненә тулган икән... Калганы “сәнгать эше” дигәндәй, Мәүҗидәнең күрше авылга кияүгә чыга алмый калуының сәбәбе шул була. Кәримә түгел.
...Кәримә Шәрифҗанның тимердәй кулларыннан ычкына алмасын сизеп, эчке нәфрәт-әрнешен тышка чыгармый, горурлык белән буйсынды. Еланның бер чагасын сизеп-чамалап йөргән иде.
Битенә коелган, бер иснәүгә генә тансык шомырт таҗчыкларын себереп, каты-куркыныч итеп:
― Мин ничәнче, Шәрифҗан??? ― дип ачынды.
Табышын югалтудан курыккан кыргый җанвардай каударланган, комсыз егет: “Тугызынчы”, ― дип кенә мыгырдый алды. Кәримә дә җавапсыз калмады. Иң кыен секундта Шәрифжанның күлмәге аша бүлтәеп чыгып, үзенең тыгыз түшенә терәгән “кече авыруын” үткәреп тешләде. Бер генә секунд элек шулай эшләгән булса!?.
Шәрифҗан, чын бүредәй улап, җиргә ауды... Кәримәнең авызына күлмәк аша бөркелгән кара кан катыш эреннең “тәмен” күңел һәм тән җәрәхәте кебек үк төкереп-юып кына бетермәле түгел иде.
Ниятләгән ниятнең, корган җәтмәсенең буш булмавыннан канәгать Мәүҗидә тимер юл эшенә “гирбауайть” ителеп, калган гомерен, тиярен, язмышын үз “вагонына” төяп яшәде hәм ялгызлыкта картайды.
...Ут эчендә бәргәләнүдән туктап, биш-ун минут черем итеп, саташып алган Шәрифҗан, кан-эрен массасы җәелгән баз төбен, шунда чумып-аунап ятуын күреп алырга да өлгерә. Кешеләр шундый күп. Барысын да шул кан-эрен массасы эченә тезеп салганнар. Шакшы ис, мыҗгып торган хәшәрәтләр хәрәкәте тынны буа. Кешелекләре онытылган тере затларны чиратлап әҗәлетдин кулы астына тапшыралар. Яткыручы-палач, Шәрифҗанга күрсәтеп: “Син - тугызынчы!” ― диде. ― “Ят”.
Башкаларны мотлак буйсындырырга өйрәнгән кансыз-бәгырьсез пычрак жанның бу катгый таләпкә буйсынмый чарасы юк иде.
Шомырт чәчәге исенә кан-эрен сасысы кушылган теге мизгелдән соң, нәкъ тугыз көн дигәндә, Шәрифжан кан-эрен эчендә җан тәслим кылды. җаны бозыкларның каны да тиз бозыла икән.
Кәримәнең йокы аралаш ире Мәсәбихне: “Мин ничәнче?” ― дип сорап, бик еш гаҗәпкә калдырганы бар. Мәсәбих: “Һәркемдә бер сәер гадәт була инде ул”, ― дип уйлый. Үзенең дә: “Мине бу немец нигә дип аяксыз калдырды икән?” ― дип үз-үзенә сорау куймавы кебек, гомерендә бер тапкыр Кәримәдән дә: “Кемнән нәрсә сорыйсың, анасы?” ― дип сораганы булмады. Язмышлар уртаклыгын тоеп яшәде ул. Кырык ел буена балаларына да: “Минем дә, әниегезнең дә үз-үзебезгә сәер-серле сорау биреп ятуыбызны ишетсәгез, һич аптырамагыз”, ― дия килде. Кәримә гомере буе йокы аралаш сорады: “Мин ничәнче?” Соравына беркайчан да “Шәрифҗан” исемен өстәмәде. Каршы: “Син - тугызынчы!” диюче дә булмады.
Читайте нас