Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
События и факты
5 Февраля 2021, 11:18

Тугызынчы Даим ЯУШЕВ

— Әйдә, Катя, ана-а теге аргы штабель артына барып киләпес, — дип чуаш Настя Кәримәне култыклап ук диярлек быел өелгән беренче торф эскерте ягына алып китте. — Машәкатьле чагым... аптырама.

Верхние Озерки белән Нижние Озерки арасындагы тоташ коры сазлыклы тигез ялан шау-гөр эчендә калды: сугыш беткән бит! Ике авылдагы баракларда яшәүче торфчы йөзләгән кыз янына, биш чакрымны бер итеп, җирле халык та бар булган тәгамен-сыен алып килгән иде. Урыс хатыннары — алчак халык, бигрәк тә — бәйрәмнәрдә, бераз җылынып алса, бөтенләй юмартлана. Сугыш бетү хөрмәтенә юкны да бар иткәннәр бүген.
Ярсулы-ачынулы авазларга, шашып көлүгә, үкенүле-үксүле, сагыштан сыгылган кайнар яшь ачысы кушылып, тоташ бер массага әверелгән. Сугыш терәлер-терәлмәс үткән, авыл димәсәң хәтере калыр, шушы ике лирик атамалы җирлектән иллеләп кеше җыелгандыр. Аксак-чулак, култык һәм картлык таяклы биш-алты ир заты да бар хатын-кыз өере эчендә. Сугыш җиле җилпенмәгән Урал, Урта Идел төбәкләрендә колхозлардан җыелган “буш кашык ияләре”, “Артык кашыкларны” вербовка белән килгән татар, башкорт, чуаш, мари кызларын — үз итеп, бәйрәмне алар эшләгән урында — ике авыл арасындагы Сазлы Яланда үткәрергә җыелган хөрмәтчел марҗаларга рәхмәтнең иң олысы төшми дә калмагандыр.
— Не реви, Клава. Твой в госпитале. Встретим... Успевай рожать! Нам одолжишь!.. — Мать твою... бабы! Сохну! Сохну! Я же в соку!
— Мужиков качать!!! Инструмент не уроните, дефицит!!!
Мою Ваню калечила-аа — будь проклята, ты, война!..
Менә шушындый дәртле-күтәренке, ымсындыргыч, ләгънәт-каргышлы шау-шу эчендә калкып чыккан аерым кытыршы-табигый сүз һәм сүзтезмәләрдән оялчан-басынкы 17-20 яшьлек мөселман кызлары кызарып чыктылар.
Карточкага алган көнлек ипиләреннән башка берниләре дә булмаган, яшьлек дәрте һәм “якты киләчәк” белән “тукланып” торган кызларга бәйрәм үзенең төп асылыннан бигрәк, хөрмәтчел халыкның ризык запасыннан тигән өлеше белән ошады. әһәмиятен күпләр шунда күрде, учак ягылды. Казан асып бик күп бәрәңге пешерелде. Тозлы кыяр, кәбестә, салоны күпләп алып килделәр. Иң мөһиме — бүгенге карточка җанга калды, туя арыш ипие ашалды.
Хәмер тәмләүче кызлар бик сирәк булгандыр. Һәрхәлдә Кәримә һәм күрше карават кызы Настя самогоннан ерак булдылар. Әмма уртлаучылар да булмаган түгел...
Штабель артына, эчкәрәк, чит-ят күздән ераграк “урнашырга” исәпләгән кызлар бер мизгел өнсез-тынсыз, чит планета җан иясе күргәндәй, үрә катып калдылар.
Бәйрәмнең олы нәтиҗә-йомгагы монда икән лә!.. Кәримәнең авылдашы Мәүҗидә өстендә... бригадир Семен! Ышанмасаң — кара: зенит пушкасы стволы юанлык агач аягын чишеп, торф өеменә сөяп куйган Семен. Кызларның күзе баш аша Мәүҗидәнең чем кара күзләре белән очраштылар, әлбәттә “мәшәкатьле йомыш” кайгысымыни! Кызлар кире бәйрәм уртасына йөгерделәр. Кәримә белан Мәүҗидә - Бәләкәй Алан кызлары. Кырык икедә икесе тракторчы булып МТСтан кайттылар. Кырык өч-кырык дүрттә нәзек беләкләре “корыч ат”ны кузгата алмый, чыгымчыланса, тыя алмыйча иза чигеп талган. Арык артлары тимер утыргыч суыгыннан өшеп, туң тимер “ХТЗ” селкетүеннән эчләре генә түгел, җелекләре дә дерелдәп өшәнгән кызлар иде. Артык кызыл дус була алмадылар. Кәримә сабыр-тыенкы, серчишмәс, утка чыдам балчыктан әвәләнсә, Мәүҗидә, киресенчә, чытык-аталчык, кара күзләренә, нәзек кашларына кыйммәтрәк бәя сорап, матурлыгын тамакка алмаштырырга әзер, ялагайлык-сатлыктан да ерак тормаганнар нәселеннән. Кәримәнең ишле туганнары бәхетенә кырык дүрттә, гарипләнеп, әтисе сугыштан кайтты. ә Мәүҗидәнеке кайдадыр шушы якларда Мәскәүне саклаганда һәлак булды.
Торф кискәндә, бервакыт, кызыл йолдызлы солдат бүреге килеп чыккач, хисчән Кәримә:
— Синең әтинеке түгел микән? — дип ярымшаяру катыш сорап куйгач: “Булса да мин аның белән нишлим. Бәрәңгегә алмашыр җире калмаган бит, чери башлаган”, — дип куйган иде.
Алар монда икесе дә вербовка белән килмәделәр. Куштау МТСында март сырындысы өстендә, тун тимер астында ремонтта ятудан гаҗиз булып, станцага килеп туктаган теплушкаларга кызлар төялгәнен күреп, чит көтүгә килеп кушылган сарыклардай ияреп кереп, вагон почмагына чүгәләгәннәр иде. Станцада поезд бригадалары алышынып, буфетта ашап китәләр иде. Шулардан ашалып бетмәгән ипи катылары, тозлы кәбестә калгалый иде. Кызларның “йомышы” шунда иде... МТС директоры, кызларны эзләп, авыл белән район үзәген көненә икешәр ураган чаклары булды, кызларны язмыш поезды Павлово Посад дигән Мәскәү яны каласына китереп ташлады.
Мәүҗидә, поезд кузгалып торып калудан куркып, юлда вагоннан бик сирәк төште. ә Кәримә, җитезлектә ал бирмәс кыз, хәрби эшелоннар үткәндә “төшеп калган” күгәргән ипи сыныкларын җыеп алып менеп, авылдашын “матди тәэмин” итеп барды.
Атна элек кенә Кәримә кофтасының эчке кесәсенә кыстырган ипи карточкасын югалтты. Апрельнең соңгы көненеке. Аларга иртәгәсе көн азыкларын эш урынында карточкаларына алмашып җибәрәләр иде. Төшлекне ашап, ял итәргә туктагач, яшьлек дәртле бер чашып-азып ала: шаяралар, егышалар, кочаклашып кытыклашалар. Мәүҗидә Кәримәнең арык гәүдәсен озын куллары белән арттан кочаклап: “Синеке бигрәк каты” дия-дия, түш алмаларын кытыклап, хәлдән тайдырган иде.
Кофтасының эчке кесәсендәге ипи карточкасын “йомшарткан” икән...
— ...Хәзер нишлипес?
Настяның авыз ачып әйткән беренче сүзе шул булды.
— Эшлибез. Син өч ятим туганыңа бераз акча арттырып саласың... Яшибез.
— Ә минем күсләрем авырта баягы күренештән, — ди Настя. — Маша ничек түсте микән?
— Лыгырдап барма инде. Син дә түзәрсең...
Килеп урнашып, бер атна эшләгәч тә Кәримә авылдашының түмәр таккан, погонсыз солдат — бригадир Семен тирәсендә, ялагайланып, сырпалана башлавын өнәмәгән иде.
Әйтәм аны торф кирпечен өч йөзне киссә, аныкы дүрт йөз языла иде. әйтәм-җирле, кичә апрель эш хакын Кәримәдән хәтсез күп алды... Чатан тәрене аулаган икән, ялагай! һәм шуның нәтижәсен үз күзләре белән күрде кызлар.
Бу тугызынчы май иде.
Кызлар “Чырр-рр!” итеп җибәргәч, ниләр булганын, хөрмәтле укучым, ихтыярымны узып, кулым яза башласа да, сезне hәм үземне аяп, язмыйм, яме.
(Дәвамы бар).
Читайте нас