Ике ел элек үзлегеннән өйрәнгән конструктор Рамил Шаһинуров турында сөйләгән идек инде. Ул чакта оста безне юлларда да, Илчембәт су-лыкларында да бертигез җилдергән “Крокодил” автомобиль-амфибиясе белән таң калдырды.
Бу юлы Рамил яңа эшләнмәсе – “Т-800” роботы белән гаҗәпләндерде. “Терминатор”ның (шул ук фильмнан) төгәл күчермәсе бу. Аңа карап сокланмыйча мөмкин түгел. Күзләре ут булып янган, кулына бластер тоткан 160 килограммлы ике метрлы дәү эшләнмәне Рамил берничә ай җыя инде. Робот һәйкәл кебек басып тормый – ул башын боргалый, аскы казналыгын селкетә. Автор уйлаганча, “Терминатор”ның куллары һәм гәүдәсе дә хәрәкәтләнәчәк.
— Атларга өйрәтеп булмастыр ахыры, – ди Рамил. – Ул бик авыр.
Шаһинуров һөнәре буенча моторист – машина двигательләрен ремонтлый. Конструкторлык, уйлап табу исә – яраткан шөгыле.
— Иртәдән кичкә кадәр машина двигательләре белән булышам, – дип дәвам итә Рамил. – Мавыгуга төнлә бер-ике сәгать вакыт бүләм.
“Т-800”нең төгәл күчермәсен ясау фикере көтмәгәндә килә Шаһинуровка. Клиентлары еш кына барысына да ничек өлгерүе белән кызыксына аңардан. Ярдәм итүче бардыр дип уйлый. Җавап итеп Рамил кирәкмәгән өлешләрдән робот кулы җыя. Менә кем ул ярдәмчем, янәсе.
— Аннары, – ди Шаһи-нуров, – киборгны тулысынча җыярга карар иттем. Үрнәк сыйфатында яраткан фильмым каһарманында тукталдым, һәм эш китте хутка. Өч ай буе төнлә ясадым мин аны. Иң катлаулысы тиешле өлешләр җыю булды. Шуңа күрә башта алдыма бер өем тимер-томыр таратып ташладым, ярак-лысын сайлап алдым, токарь, фреза станокларында кирәкле күләмгә җиткердем. Роботның гәүдә өлешләрен металл болтлар белән тоташтырдым.
Шаһинуров “Терминатор”ны үзе генә ясамаган. Электр эшләре белән дусты Рамил ярдәм иткән. “Т-800” тулысынча диярлек әзер булгач, сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче кызы Диләрә карарга кергән. Ул аңа металл панцирь кидерергә тәкъдим иткән.
Хәзер дәү киборг хуҗа-сының эш урынын саклый. Байтак клиентлары дусларын мотористның гаражына экскурсиягә алып килә. Бервакыт Татарстаннан зур транспорт компаниясе директоры керә. Аны “Т-800” шулкадәр әсәрләндерә ки, роботны үзенең фирмасы билгесе итәргә карар кыла. “Терминатор”ны бик зур акчага сатып алырга да тели ул, әмма Рамил ризалашмый.
Шаһинуровның роботы ялгыз булмаячак. Аның янәшәсендә җыйнак кына дусты – Квадрокоп эленеп тора, ул очучы терминатор да. “Т-800”нең аяк астында аның дүрт аяклы дустының беренче өлеше – зур булмаган металл тәпи ята. Димәк, безнең Туймазы Кулибины белән соңгы очрашуыбыз булмаячак әле бу.