Әгәр Кандракүлдә булырга туры килсә, пенсиядәге Раян Баһаутдиновның йортына сугылмый китмәгез. Аның адресын истә калдыру кыен түгел – Күл урамы, 16. Шушы авылда гомер иткән абзый тарафыннан оештырылган музейда үткән бер-ике сәгатьне сизми дә калырсыз.
Миңа, шәһәр кешесенә, аңарда кунак булу бәхете тиде. Нәрсәсе гаҗәпләндерә дисезме? Ихатасындагы бер каралтыда ул музей җиһазлаган. Бусагасын атлап керү белән искиткеч фотосурәтләр, көнкүреш кирәк-яраклары дөньясына эләгәсез. Борынгы чүлмәк өлешләре һәм кыйпылчык-лары, хәтта борын-борын заманда яшәгән ташбака йөзгече дә саклана биредә. Раян Баһаутдиновның балачакта 46 килограммлы чуртан эләктерүе, бүрегә тозак куюы, агач өтерге ярдәмендә ташны тишүе турындагы хикәятләрен тыңлаячаксыз.
Мине иң дулкынландырганы мондагы фотокүргәзмә булды: педагоглар, колхозчылар, солдатлар урын алган анда. Фотода сурәтләнгән һәркемгә кагылышлы кызыклы һәм мавыктыргыч тарихы бар музейга нигез салучының.
Киләсе буыннарга истәлеккә калдыру өчен, музей ядкәрләрен бөртекләп җыйган Баһаутдинов. Тарихны ишетеп кенә калмыйсың, хәтта аңа кагыла да аласың биредә.