Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Ясно
События и факты
2 Февраля 2021, 07:51

Акватерапия кәефне күтәрә

Кандра авылы спорт комплексында урнаштырылган махсус күтәрткеч инвалидлар өчен бассейнга юл ачкан

2018 ел азагында Кандрада өч спорт залы, душ, өс алыштыру бүлмәләре, медицина үзәге, ике бассейны булган “Победа” физкультура-савыктыру комплексы ачылды. Бирегә көн саен йөзләгән кеше килә – балалар спорт секцияләрендә шөгыльләнә, өлкәннәр фитнес-залга йөри. Комплекс җитәкчесе Зөфәр Тәкыйуллин сүзләренә караганда, кандралылар бассейнга аеруча теләп йөри – ирекле йөзү сәгатьләрендә анда алма төшәр урын булмый.
Әмма әлегә кадәр бирегә кәнәфидәге инвалидлар йөри алмаган. Сәла-мәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен йөзүнең аеруча мөһим икәнен аңлап, Кандра инвалидлар оешмасы рәисе Зөфәр Садыйков “Победа” эшли башлаган көннән алып максат куйган – бассейн өчен махсус күтәрткеч сатып алырга. Бу корылма кешене сак кына суга төшереп, кире күтәрү мөмкинлеге бирә. Ниһаять, район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, авыл хакимияте башлыгы Рил Рәфыйковның уртак тырышлыгы белән аны сатып алу өчен акча табылган. “Уралсиб” банкы – 350 мең сум, муниципалитет бюджеты 91 мең сум бүлгән.
— Терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге бозылган кешеләр өчен йөзү – кардиокүнегүләр дә, чыныгу да, нерв системасын ныгыту да, – ди Зөфәр Хаҗиәхмәт улы. – Акватерапия мускулларны ныгытып кына калмый, кәефне дә күтәрә, яхшы кәеф исә – сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен иң мөһиме.
Әйткәндәй, күтәрткечтән инвалидлар гына түгел, өлкәннәр дә файдалана ала. Бассейнның коткаручы-инструкторлары Раил Вафин белән Фәрит Вәлиев аңа дөрес итеп утырырга өйрәтәчәк һәм сак кына суга төшерәчәк.
Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән өлкән кешеләр бассейнга сишәмбе, пәнҗешәмбе көнне 12.00-13.00, балалар шимбә, якшәмбе 14.00-21.00 сәгатьләрдә йөри ала.
Читайте нас