Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Ясно
События и факты
1 Февраля 2021, 06:48

Түләүләрне һәм “елак” түшәмнәрне тикшерделәр

Җылылык өчен хакны арттырып китерделәрме?

Йортыгызда узган җентекле ремонттан соң түшәмнәр “елыймы”? Ихатада машина куяр урын юк, чүп савытлары да җитмиме? Шушы һәм башка мәсьәләләр “Управдом” җыенының көн кадагына әверелде. Анда шәһәребезнең күпфатирлы торак йортлары советлары рәисләре, муниципалитет хакимияте, идарәче һәм чыганаклар белән тәэмин итүче компанияләр вәкилләре катнашты.
Халыкны соңгы вакытта аеруча нык ярсытканы җылылык өчен чамадан тыш артып килгән түләүләр булды. Бәхеткә, Туймазы районында БашРТС җылыткан торак үзәкләрендәге кебек киеренке хәлгә юл куелмады. Беренче чиратта заманча һәм энергияне янга калдыручы казанлыклар исәбенә ирешелде моңа.
Нәтиҗә буларак, безнең районда халык өчен җылылык бәяләре, башка муниципалитетларга караганда, шактый түбән. Мәсәлән, Уфада ул гигокаллорий өчен 2198,18 сум, Туймазыда 1885,38 сум. Әмма кайбер күпфатирлы йортларда җылылык өчен түләү җәһәтеннән барыбер сораулар туган. Район башлыгының торак-үткәргечләр хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Булат Хәлиуллин исәп кәгазьләрендәге саннарга нәрсәләр тәэсир итүен аңлатты. Артык түләүләрнең төп сәбәбе – ягып җылыту өчен исәпләшүнең элекке 1/12 (ел дәвамында) режимыннан 1/8гә (салкын чорда гына) күчү.
Исәп приборлары булмаган йортларда исәпләү һәм түләү фатир мәйданының бер квадрат метрына җылылык энергиясе чыгымнарының еллык нормативы буенча башкарыла. Әгәр элек шушы еллык норматив 12 айга бүленгән булса, хәзер – сигезгә. Димәк, түләү кәгазьләрендәге саннар арта.
Җылылык кергән җирдә үк уртак йорт исәпләгечләре торган йортларда элек ай саен исәп нормативы буенча тигез өлешләргә бүлеп түләгәннәр. Ел тәмамлангач, гамәлдә кулланылган җылылык энергиясе күләменнән чыгып, төзәтмәләр кертелгән. Ел җылы килсә, халыкка акчаны кире кайтарганнар (дөресрәге, ул киләсе түләүләр исәбенә күчерелгән), кыш суык килеп, җылылык күбрәк кулланылса, өстәп түләткәннәр.
Хәзер фатир хуҗалары ай саен гамәлдә кулланылган җылы өчен түли. Бу исәпләрнең мәгълүмлелеге җәһәтеннән уңайлы, әмма кышкы айларда бюджетка йөкләнеш арту җәһәтеннән авыррак.
Аңлашыла ки, бер тапкыр уртак исәпләгеч өчен акча чыгарып, арытабан йортта яшәүчеләр җылылык чыгымнарын киметәчәк. Кайбер очракларда уртак йорт исәпләгечләре чыгымнары урнаштырганнан соң бер ел үтүгә аклана.
Мәсәлән, Чапаев урамындагы 63нче йортта бер елда җылылык өчен кимендә 683 мең сум түләгәннәр. Әгәр анда җылылык исәпләгече булмаса, чыганак тәэминатчысы кимендә 1 миллион 747 мең сум түләтер иде.
— БашРТСка бәйле вакыйга безне җылылык өчен түләүләрне анализларга этәрде. Кимчелекләр ачык-ланган очракта чаралар күреләчәк, кабат исәп-хисап ясалачак, – дип ассызык-лады хакимият башлыгы Айдар Суфиянов. Һәм йорт комитетлары рәисләрен хәл-вакыйгалардан даими хәбәрдар булуны үтенде, исәпләр сәбәпсез арткан очракта хакимияткә мөрәҗәгать итү зарур.
Җыенда яңгыраган башка мәсьәләләргә кагылышлы җавап һәм аңлатмаларны гәзитебезнең киләсе саннарыннан укыгыз.
Фото: 101jurist.com
Читайте нас