Эпидемиология хәл-вакыйгаларына бәйле рәвештә, иҗади ярыш башкачарак үтәчәк. Бәйгенең “Дәрес”, “Сыйныфтан тыш эш”, “Ачык дәрес” биремнәрен педагоглар шәһәр мәктәпләрендә уздырачак. “Педагог кейсы”, “Программа яклау”, “Осталык дәресе”, “Халык алдында лекция”, “Белем бирү проекты” һәм “Мәгариф сәясәтчеләренең түгәрәк өстәле” сынаулары онлайн-режимда үтәчәк.
12 февральдә бәйгене ябу тантанасы булачак, аның барышында “Яшь ел укытучысы”, “Өстәмә белем бирү педагогы”, “Телче-укытучы”, “Ел укытучысы” бүлекләрендә җиңүчеләр исеме аталачак. Шушы ук көнне мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының алдынгы педагоглары билгеле булачак.