Диләрә Җамалетдинова Азнакайда (Татарстан) туган. Мәктәптә үк шорт-трек – тимераякта узышу спортының бер төре белән мавыккан. Һәм “полиция” турында сериаллар караган. Бишенче сыйныфта тикшерүче булырга карар иткән. Быел Диләрә юридик колледжны тәмамлый (кыз кызыл дипломга бара). “Хокук саклау” белгечлеген үзләштерә. Югары уку йортына керергә хыяллана.
— Туймазы минем өчен туган шәһәргә әверелде. Биредә укыйм, эшкә дә калырга уйлыйм, – ди кыз. – Студент елларында бу һөнәрне сайлавыма үкенмәдем, чөнки колледж укытучылары үз эшен яхшы белә һәм аны чын-чынлап ярата. Алар студентларда уку, уйлау, эзләнү теләге уята белә. Минем ише яңалыкка омтылучыларга шул гына кирәк тә. Криминалистикага мөкиббән мин. Иң яраткан фәнем бу минем. Бармак эзләрен алганда, язу экспертизасы үткәргәндә үземне балачакта караган сериаллар каһарманы итеп күз алдына китерәм. Югыйсә, тормыш – кино түгел, югары класслы белгеч булу өчен миңа озын юл үтәргә кирәк әле.
Кыз җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Колледж-дагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ирекле ярдәмче ул. Биредә студентлар укытучы җитәкчелегендә мохтаҗ кешеләргә хокукый мәсьәләләрне түләүсез хәл итәргә ярдәм итә. Документлар тутыра, консультация бирә. Диләрә консультацияләрнең белемен тулыландыруын, халык белән сөйләшергә, куелган бурычны тиз һәм сыйфатлы үтәргә өйрәтүен билгели. Бу аңа төрле бәйгеләрдә катнашырга ярдәм итә. Алар исә байтак. Былтыр кыз бөтенрусия “Төрек алтыны” җыенында (Казан) җиңүче булган һәм “WorldSkills” чемпионатының республика өлешендә “Идарәдә документ тәэминаты һәм архив эше” бүлегендә бүләкләнгән.
— Былтыр районда “Доб-рофорум” чарасында да катнаштым. “Жизни – да!” проектымны тәкъдим иттем, – ди Диләрә. – Ул тормышта авыр хәлгә тарыган яисә төшенкелеккә бирелгән үсмерләр, яшьләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Әти-әнисе аларны аңламый, психологка бару өчен исә акча кирәк. Откан грантка бина арендалап, клуб оештырырга уйлаган идем, үсмерләр монда аралаша, чакырылган белгечләрдән, шул исәптән ирекле ярдәмче-юристлардан киңәш алалыр иде. Кызганычка, барып чыкмады. Быел колледжны тәмамлыйм, шуңа күрә проектымны студентларга калдырам. Бәлки, алар аны тулыландырып, тормышка ашырыр.