Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
События и факты
26 Января 2021, 12:30

Бу безнең тарих

2021 ел республикада Башкортстан тарихы елы дип игълан ителде.

Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова тоташ күләмле проектларны тормышка ашыру планнары турында хәбәр итте.
“Шәйморатовчылар” проекты кысаларында данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре турында белешмәлек төзү дәвам итәчәк. “Башкорт ырулары тарихы” проекты ырулар съездлары, шәҗәрә төзү бәйгеләре һәм башка чаралар үткәрүне күздә тота.
Укучылар һәм студентлар “Мин – төньяк амурлары буыны” проекты һәм “Каравансарайга сәяхәт” мәдәни-мәгариф проектына җәлеп ителәчәк.
Шулай ук Русия Федерациясе субъектларында Башкортстан Республикасы көннәре дәвам итәчәк.
Моннан тыш, башкорт телле ата-аналар җыены, язучылар җыены, башкортча Википедия төзү, Радик Юльякшин белән “Яңа моң” проектын тормышка ашыру планлаштырылган.
Читайте нас